Тармак хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Район Советы утырышында район үсешенә үз өлешләрен керткән хезмәткәрләрнең хезмәтләре билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән Сөнчәле авыл җирлеге башкарма комитетының баш хисапчысы Елена Малова бүләкләнде.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген а р т т ы р у д а г ы , җ и р л е әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казаншылары өчен «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясенең Мактау грамотасы белән район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Андрей Емельянов һәм башкарма комитетның Административ комиссиясе белгече Николай Камбулов бүләкләнде.
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясенең Рәхмәт хатлары Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакировка, Сөнчәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Егоровага, «Форпост»ның яшьләр белән эшләү буенча белгече Галина Жирновага тапшырылды.
Фидакарь хезмәтләре, һөнәри осталыклары, милли мәдәниятне үстерүгә саллы өлеш кертүләре өчен район башлыгының Мактау грамоталарына район мәдәният йортының “Денс-тайм” халык бию ансамбле җитәкчесе Венера Краснова, район мәдәният йортының ут кую һәм аранжировка буенча белгече Андрей Ондиков, “Оляпка” рус халык җырлары ансамбле җитәкчесе Марина Царегородцева лаек булды.
Аксубай муниципаль районында 2024 елның 15-17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентына сайлаулар үткәрү вакытында позитив чараларны һәм вакыйгаларны яктырту буенча актив эш алып барган өчен район башлыгының Мактау грамоталары белән «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе хезмәткәрләре: SMM-белгеч Ирина Гордеева, баш мөхәррир урынбасары Зинаида Леонтьева һәм баш мөхәррир Людмила Жаренова, шулай ук җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек һәм Советның методик-мәгълүмаштыру буенча бүлек җитәкчесе Ирина Николаева бүләкләнде.
Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча сайлау компаниясен үткәрү чорында участок сайлау комиссияләренең куркынычсыз эшләвен тәэмин итү буенча намуслы хезмәт өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы Аксубай районы буенча бүлеге коллективына һәм 102 нче янгын сүндерү һәм коткару часте коллективына тапшырылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев