Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Тарлан» фильмы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә халыкара кинофестиваль бүләгенә лаек булды

Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча иҗат ителгән Татарстан һәм Казахстанның уртак хезмәте булган «Тарлан» фильмы V Әл-Айн халыкара кинофестивалендә (БГӘ, Абу-Даби) жюри тарафыннан бүләккә ия булды.

Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әл-Айнда узган кинофестивальнең халыкара конкурс программасында төрле илләрдән 7 кинотасма катнашты. Шуларның өчесе генә (Һиндстан, Сирия һәм Россия фильмнары) призлы урыннарга лаек дип танылды. Алар арасында режиссер Юлия Захарованың Татарстан һәм Казахстанның копродукциясе – «Тарлан» фильмы да бар: ул авыл малае белән колынның дуслыгы турында. Бүләкләр фестиваль президенты Әмир Сәлмән катнашында тапшырылды.

Кинофестивальне оештыручылар кулыннан бүләкне «Тарлан»ның продюсеры, «Татаркино» директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова алды, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев