Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тәрбиягә бала алган ата-аналарга җаваплар

Аксубайның 3 нче мәктәбендә тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләр белән эшләү кысаларында «Опекун һәм попечитель гаиләләрендә балаларның мәнфәгатьләрен яклау» темасына түгәрәк өстәл оештырылды.

Аксубайның 3 нче мәктәбендә «Татарстан мәктәпләрендә «Гаиләне алып бару» программасын тормышка ашыру» темасы буенча уку-методик семинар; интерактив әңгәмәләр узды, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары аларны тыңлаучылар булдылар.

Актлар залында тәрбиягә бала алган ата-аналар җыелды. Алар ТР Мәгариф министрлыгы һәм «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гаилә корылышына ярдәм итү, алмаштыручы гаиләләрне әзерләү һәм озата бару үзәге» ДБУ белгечләре чыгышларын игътибар белән тыңладылар. Очрашу эшлекле, игелекле мохиттә үтте. Тәрбиягә бала алган ата-аналар гаиләләрдә килеп туган проблемаларны хәлләргә кагылдылар, республика белгечләренә сораулар бирделәр. Сөйләшү файдалы һәм нәтиҗәле килеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев