Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тәрбияче һәр балада талант очкыны күрә

Гүзәл Мусина эшчәнлегенең төп юнәлеше – сабыйларда иҗади башлангычны активлаштыру.

Иске Ибрай мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә Гүзәл Вәкил кызы утыз ике ел тәрбияче булып эшли.

– Эш дәверендә ул үзен тирән теоретик белемле генә түгел, оештыру сәләтенә дә ия булган педагог итеп күрсәтте, – ди мәгариф бүлеге методисты Гөлсирә Хәйруллина. – Гүзәл Вәкил кызы бай иҗади лаборатория төзегән, димәк, дәресләргә нәтиҗәле әзерләнү өчен дә, аларны уздыру өчен дә шартлар тудырылган. Ул эштә күбесенчә сабыйларның иҗади потенциалын активлаштыруга юнәлдерелгән ысулларны һәм алымнарны кулланырга тырыша. Ә бу балаларга шәхси-дифференцияле якын килүдән башка мөмкин түгел.

Эштә инновацион алымнарны һәм укыту чараларын куллану педагогның эшчәнлек нәтиҗәләренә йогынты ясамый калмаган. Гүзәл Мусинаның тәрбияләнүчеләре «Акыллы ябалак», «Иҗат һәм интеллект», «Юл әлифбасы», «Көзге байлык» һ.б. бәйгеләрдә җиңүче булганнар.

Педагог үзе дә күптапкырлар мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең район бәйгеләрендә төрле номинацияләрдә җиңү яулаган.

Гүзәл Мусинага мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу тәҗрибәсе белән берничә тапкыр чыгыш ясарга туры килгән.

Һөнәри компетентлыгы һәм инновацияләргә омтылышы педагогка район мәктәпкәчә учреждениеләренең иң яхшы тәрбиячеләренең берсе булырга мөмкинлек биргән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев