Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре муниципаль командасы тулыланды

2024 елның гыйнварыннан башлап Аксубай районында тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре сафы артты

Алар тагын биш урта мәктәптә эшли башлады. Бу хакта киңәшчеләрнең икенче яртыеллыкка эш паланын өйрәнү буенча киңәшмәдә муниципаль координатор Наталья Хәйруллина хәбәр итте.

Район мәктәпләре директорларының сигез киңәшчесе һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумы киңәшчесе үз эшчәнлекләрен 2023 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән «Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында башладылар.
Мәгариф системасында яңа педагогик вазыйфа барлыкка килү белән районда балалар һәм студентлар инициативалары үзәкләре оешты, мәктәп театрлары һәм музейлары саны артты, мәктәп киноклублары эшен активлаштырды, укучылар һәм студентлар үзидарәләре эшенең эчтәлеге яңарды. “Балачак навигаторлары” федераль проектын гамәлгә ашыру чорында районыбызда 2858 укучыны берләштергән истәлекле даталар буенча 50 дән артык Бердәм гамәлләр көннәре үткәрелде. “Россия бөркетләре” башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерү программасына меңнән артык бала һәм йөз башлангыч сыйныф укытучысы җәлеп ителде.

Укучыларның көзге һәм кышкы каникуллары чорында, киңәшчеләр инициативасы буенча, район яшьләр бүлеге, «Беренчеләр хәрәкәте» муниципаль бүлекчәсе, Мәктәптән тыш эшләү үзәге һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән берлектә төрле ял итү чаралары үткәрелде.

Моннан тыш, директорлар киңәшчеләре закон белән проблемалары булган һәм профилактик исәпкә алынган балаларның иҗтимагый остазлары итеп билгеләнделәр.

Тәрбия буенча киңәшче – “Балачак навигаторы” гына түгел, ул әле балалар дөньясын Ватан, гаделлек, шәфкатьлелек, гаилә һәм хезмәт кебек рухи-әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән тәрбия фәлсәфәсе позициясеннән чыгып ачып бирүче оештыручы, илһамландыручы һәм остаз да.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев