Таныш йөзләр
Без “Бер фотосурәт тарихы” сәхифәсенә юлланган беренче бәяләмәне алдык.
“Район гәзитенең чираттагы санын кулыма алгач, анда урнаштырылган фотосурәтләрнең берсенә күзем төште һәм дулкынланып куйдым, – дип яза районның китапханәләр системасы ветераны, РФның атказанган мәдәният хезмәткәре Анна Рябова. – Әлеге фотосурәт безнең гаилә альбомында төгәл 76 ел саклана. Алексей Терентьев бик дөрес язган, әлеге фотода Бөек Ватан сугышы елларында бөтен районнан яхшы билгеләренә генә укучылар сурәтләнгән. Алар арасында Аксубай урта мәктәбеннән 9 укучы бар. Белгәнемчә, бүгенге көндә аларның икесе генә исән – мин һәм Яр Чаллы шәһәрендә кызында яшәүче Безрукова Анна Егоровна. Фотода ул уртада чигелгән ак косынка бәйләгән. КДУ профессоры Е.М.Смирнова (уң яктан беренче, ак яулыктан) күптән түгел бакыйлыкка күчте. Петя Крайнов белән К. Шатринның исәнме юкмы икәнлекләрен белмим.
– “Бер фотосурәт тарихы” сәхифәсе өчен бик зур рәхмәт сезгә, – дип яза алга таба Анна Егоровна. – Таныш йөзләрне күргәч, яшьлегемә кайткандай булдым. Ул үзе исә фотосурәттә өстән икенче рәттә уңнан өченче. Ул да шулай ук ак яулыктан.
Иске фотосурәткә шундый җылы истәлекле бәяләмә язганы өчен редакция Анна Егоровнага рәхмәт белдерә.
Ә менә 1949 елның гыйнварендә төшерелгән әлеге фотосурәттә өлкә комсомол конференциясе делегатлары: активистка Анна Рябова, ВЛКСМ район комитетының 3 секретаре Порфирий Иванов, ВЛКСМ район комитетының 2 секретаре Николай Казаков, Яңа Кыязлы комсомол оешмасы секретаре Иван Ратников.
Сугыш тәмамланганга дүрт ел вакыт үткән, илебез акрынлап тыныч тормышка әйләнеп кайткан чор бу. Яшьләрнең көч-дәрте ташып тора, алар сугыш җимергән халык хуҗалыгын торгызуда гына түгел, җәмәгать тормышында да актив катнашканнар.
Сурәт артында Анна Егоровна кулы белән болай дип язылган:
Җәмәгать эшләрендә катнашудан без әйтеп бетергесез шатлык, зур канәгатьләнү ала идек. Кешеләр белән аралашып, аларны үзең шөгыльләнгән мөһим һәм кирәкле эшкә җәлеп итүдән алган кичерешләрне сүзләр белән генә язып бетереп тә булмый.
фото архивтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев