Таныклыкны тапшырганнан соң, исәп башлана
Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферлар еш кына таныклыкны тапшыруны сузалар.
Вакытны сузу рәвешле, идарә итү хокукы өзелә. Гәрчә, һәр хокук бозучыга судта карар чыгарганда хокуклар турында аңлатсалар да.
– Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән йөртүче, судның тиешле карары үз көченә кергәннән соң, өч эш көне дәвамында йөртү таныклыгын үзенең фактик яшәү урыны буенча ЮХИДИ бүлегенә тапшырырга тиеш, анда таныклык махсус хокуктан мәхрүм итү срогы чыкканчы сакланачак, – дип искәртә районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов. – Йөртүче тиешле җәза турындагы карар үз көченә кергән көннән махсус йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып санала. Әгәр бу очракта ул транспорт чарасына идарә итә икән, шул исәптән үзе белән тапшырылмаган йөртү таныклыгы да булса, аны чираттагы җәза көтә: утыз мең сум күләмендә административ штраф салу, яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яисә йөз сәгатьтән алып ике йөз сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү.
Әлеге очракта ул идарә иткән транспорт чарасы тоткарлана һәм махсус стоянкага урнаштырыла. Транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм итү срогы чыккач, йөртү таныклыгы автомобильчегә аның Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүен тикшергәннән соң һәм юл хәрәкәте өлкәсендә кагыйдә бозулар өчен салынган административ штрафларны түләгәннән соң гына кире кайтарыла. Шофер исерек хәлдә руль артына утырган өчен йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, медицина тикшерүе узудан баш тарткан, яисә юл-транспорт фаҗигасыннан соң алкогольле эчемлек кулланган очракта, йөртү хокукын кире кайтару өчен аңа шулай ук транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы күрсәткечләр булмау турында медицина бәяләмәсе таләп ителәчәк.
Дәүләт автоинспекциясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искә төшерә һәм машина йөртүчеләрне руль артында бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев