Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тантанада район мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр

Район мәдәният йортында Укытучы көненә багышланган чара тантаналы шартларда узды.

Зур залда район укытучылары, мәгариф тармагы ветераннары, тәрбиячеләр, гомерләрен балаларны сыйфатлы тукландыруга, белем бирү учреждениеләре контингентларының уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышлаган иң яхшы техник хезмәткәрләр, пешекчеләр, хезмәт күрсәтү эшчеләре җыелды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев аларны һөнәри бәйрәм белән котлап, аксубайлыларның үсеп килүче буынына белем һәм тәрбия бирүдәге өлешләрен билгеләп үтте.

–Укытучы һөнәре – иң мөһим һөнәрләрнең берсе, – диде ул. – Дөньядагы калган барлык белгечлекләр мәктәптә алган белем һәм күнекмәләргә нигезләнә. Һәм без гомеребез буена аларга таянабыз, алардан файдаланабыз. Беренче чиратта ул рәхмәт сүзләрен озак еллар дәвамында район мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирү процессын методик планда тәэмин итүне тормышка ашырган мәгариф бүлеге ветераннары адресына юллады.

Мәгариф өлкәсендә озак еллар хезмәт иткән өчен һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе 2нче мәктәп укытучысы Геннадий Горбуновка, 1нче мәктәп укытучысы Валерий Павловка ТР Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазләрен, Иске Мокшино урта мәктәбе укытучысы Марина Ивановага, 2нче мәктәп укытучысы Ольга Маланчевага, 3нче мәктәп укытучысы Ләйсән Дәүләтшинага, Иске Ибрай урта мәктәбе Рамил Сөләймановка мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Республика бәйгеләре җиңүчеләрен әзерләгән педагогларны: Татьяна Романованы (Савгач мәктәбе), Рушания Моратшинаны (3нче мәктәп), Марс Бикуловны (Иске Мокшино мәктәбе), Якуб Сафиуллинны (Иске Ибрай мәктәбе), педагогика ветераны Вячеслав Ипеевны (Савгач мәктәбе), укытучы Татьяна Удиярованы (2нче мәктәп) билгеләп үттеләр. Надежда Панюковага (2нче мәктәп), Ирина Васиковага (Иске Савруш мәктәбе), Геннадий Горбуновка (2нче мәктәп), Наталья Купоровага (3нче мәктәп), Наталья Яшмурзинага (Кәкре Күл мәктәбе) шулай ук мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Станислав Зайцев район башлыгының Мактау грамоталарын балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Евгения Безруковага, Эвелина Сруртдиновага, Елена Токаревага тапшырды.

Бүләкләү тантанасы балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм район мәдәният йорты музыкаль җитәкчеләре тәрбиячеләренең иң яхшы чыгышлары белән үрелеп барды.

Тантанада гомуми педагогик хезмәт стажы 354 ел тәшкил иткән Бикуловлар династиясен хөрмәтләделәр! Династиягә нигез салучы булып, сигез ел дәвамында Карасу мәктәбендә, аннары 26 ел дәвамында Татар Сөнчәлесе башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Фәнүзә Бикулова тора.

Бүген районда, Иске Мокшино урта мәктәбендә, аның эшен дәвам итеп ирле-хатынлы Марс һәм Сөембикә Бикуловлар эшли. Лилия Паймурза кызы Яңа Үзи төп мәктәбендә балаларга белем бирә.

Педагогика ветераны Роза Паймурза кызы бүген лаеклы ялда. Фәния һәм Венера – шулай ук педагоглар, республикада шәһәр мәктәпләрендә хезмәт куялар. Тантана ахырында бәйрәм трибунасыннан хезмәттәшләрен, район укытучыларын мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев