Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тамашачы соравы буенча «Ибн Фадлан» фильмы өстәмә күрсәтеләчәк

Кинофестиваль ачылышында фильмны карарга теләүчеләр күп булу сәбәпле ашыгыч рәвештә тагын бер зал ачылган.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе «Ибн Фадлан» фильмын өстәмә күрсәтергә карар иткән.

«Әлеге карар фестиваль ачылышы фильмын күрергә теләүчеләрнең күплегенә бәйле. Шуңа күрә без «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмын өстәмә күрсәтәбез», дип хәбәр итә кинофестивальнең матбугат үзәге.

10 сентябрьдә «Синема 5» кинотеатрының берьюлы ике залында фильмны зур экраннарда күреп булачак. Башлана – 19.25.

«Ибн Фадлан» картинасы кичә Казан Ратушасында кинофестиваль рәсми ачылган минутларда ачылыш фильмы буларак күрсәтелде.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, фильмны карарга теләүчеләр гаять күп булу сәбәпле ашыгыч рәвештә икенче залны ачырга туры килгән. Фильмны өстәмә күрсәтү оештырылган.

Фильм премьерасыннан соң тамашачы картина авторлары белән очрашкан.

«Ибн Фадлан» – гарәп дипломаты Әхмәт Ибн Фадланның юлъязмалары мотивлары буенча «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан эшләнгән документально-нәфис фильм.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 7 – 11 сентябрь көннәрендә үтә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев