Талантлы мөгаллимә
2 нче Аксубай мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Аэлита Шуркина «Россиянең ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңү яулады.
«Укытучы – иҗатчы» номинациясе җиңүчесе, конкурста җиңү аның өчен – зур дәрәҗә һәм бүләк булуын таный.
Конкурста зональ турларда җиңү яулаган 65 иң яхшы педагог катнашты. Барлык сынауларны да узганнан соң «Ел укытучысы» номинациясендә – 15 педагог (мөгаллимлек стажы биш елдан да ким булмаган) һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 10 укытучы (укытучылык эше өч елдан да артмаган) сайлап алынды.
2 нче Аксубай мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Аэлита Шуркина, өстәмә белем бирү педагогы буларак “Ел укытучысы 2020” республика конкурсы кысаларында “Йөрәгемне балаларга бирәм” һөнәри осталык конкурсында катнашты. Ул төбәк этабының икенче турына узды һәм Татарстан Республикасының иң яхшы өстәмә белем бирү педагоглары арасына керде.
Аэлита Викторовна 2 нче мәктәптә өч ел эшли инде.
– Синең алда акыллы, игелекле һәм ярдәмчел укытучы басып тора икән, ул яңа үрләр яуларга әзер булган яшьләрне битараф калдырмый. Шуңа да мәктәп елларында ук миндә укытучы буллу теләге туды, – дип уртаклашты Аэлита Шуркина. – Өстәвенә мин педагоглар династиясеннән. Әбием һәм бабам минем өчен төп укытучыларым булдылар. Берничә югары белем алганнан соң, мин педагогикага килдем, чөнки нәкъ менә укытучы һөнәре мине чын-чынлап бәхетле итә.
Аэлита Викторовна аның өчен иң катлаулысы вакыт киртәсен җиңү булуын әйтте. Кыска гына вакыт эчендә үз идеяләреңне күрсәтергә, аларны тулы күләмдә ачарга, сәләтеңне күрсәтергә, коллегаларың һәм жюри әгъзалары тарафыннан ишетелеп өлгерергә кирәк.

– Хезмәттәшләремнең ярдәме бәяләп бетергесез. Мәктәп директоры Энҗе Туктарова җитәкчелегендәге дус коллективыбыз мине әлеге конкурска өч ел эшләү дәверендә әзерләде. Алар миңа ышандылар, рухландырдылар, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иделәр, – дип сүзен дәвам итә мөгаллимә.
Укытучы, мәктәп – олы тормышка аяк басар алдыннан төп башлангыч баскычлар, дип саный ул. Буыннар язмышы аның ничек башлануына бәйле.
Аэлита Викторовна балалар белән дә бик тиз уртак тел таба. Хәзер аңарда беренче сыйныфлар. Балалар дәресләрдә биремнәрне пөхтә үтиләр, укытучыларын игътибар белән һәм кызыксынып тыңлыйлар. Укытучы әйткәнчә, эштә һәр иртәне елмаюдан башларга аңа яраткан укучылары көч бирә. Чөнки мөгаллимлек һөнәре аңа шатлык һәм канәгатьләнү алып килә.
Мәктәп директоры Энҗе Туктарова яшь педагогларны югары бәяли. Аның фикеренчә, мәктәпнең уңышларга ирешүе күбесенчә укытучылар составына һәм аларның һөнәри осталыгына бәйле.
– Укытучы даими үсәргә тиеш. Мондый конкурсларда катнашу – педагог өчен зур тәҗрибә, – ди Энҗе Фәрит кызы. – Бу бик күп әйберләргә башкача карау, белеем бирүнең, балаларга якын килүнең яңа алымнарын табу мөмкинлеге. Безнең яшь укытучыларыбыз – күктәге йолдызлар шикелле. Алар укучылар тормышта югары үрләр яулый алсын өчен, аларның юлларын яктырталар. Аларда Ходай тарафыннан бирелгән талант бар. Аэлита Шуркинаны мин шундыйларның берсе дип атар идем. Ул якты талантлы укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев