Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Талантларны ачтылар

“Минем гаиләм – минем байлыгым“ җирлекара иҗат эстафетасы төгәлләнде.

Бәйгенең иң яхшы чыгышлары өч көн рәттән  район Мәдәният йортында барган гала-концертка кертелде. Тамашачылар үзешчән артистларның чыгышын лаеклы бәяләделәр. Йомгаклау концерты аерым ялкынлы һәм дәртле үтте, анда күңелләргә үтеп керерлек җырларны тыңлап тәэсирләнергә, заманча һәм классик биюләрне карап сокланырга, театральләштерелгән сценкалар карарга, милли һәм гаилә йолалары белән танышырга мөмкин иде. Боларның барысы да сәхнәдә югары башкару дәрәҗәсендә тәкъдим ителде һәм аннан сирпелгән кичерешләр тамаша залына күчте. 
Рәсми мәгълүматларга караганда, иҗади хисап эстафетасы барган өч ай эчендә авыл мәдәният учакларында һәм район Мәдәният йортында 1800дән артык үзешчән артист катнашында 30дан артык концерт тамашасы куелды. 
Район башлыгы Камил Гилманов җыелучыларны сәламләп, иҗади номерлар өчен концертта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, оештыручыларга һәм жюри әгъзаларына Мактау грамоталары тапшырды.
– Районда  талантлы кешеләр күп, – дип ассызыклады ул. –  Мондый концертларда катнашып, алар үзләренең сәләтләрен ачу, тормышны тагын да  ямьлерәк һәм тулырак итү мөмкинлеге алалар.
“Минем гаиләм – минем байлыгым“ бәйгесе нәтиҗәләре турында хәбәр ителде. Авыл җирлекләре арасында Мюд авыл җирлеге җиңүче дип табылды. Икенче урында – Беловка  авыл җирлеге, Иске Татар Адәмсуы һәм Яңа Аксубай авыл җирлекләренә өченче урыннар бирелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча район үзәге коллективлары арасында  төп җиңүче – район хастаханәсе. Икенче урында – башкарма комитет һәм мәгариф бүлеге, өченчедә – социаль яклау бүлеге һәм район ветераннар советы. Тамашачыларның көчле алкышлары астында призерлар район башлыгы исеменнән Мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев