Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Талантлар «Созвездие-Йолдызлык» суперфиналына узды

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм район мәдәният йортында тәрбияләнүчеләр Аксубай районын республика конкурсында лаеклы тәкъдим иттеләр.

Татарстанда ел саен уздырыла торган XXI «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале старт алды.

Быел ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында ТР Президенты патронажы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Конкурсантлар «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты», «Иң яхшы видеоклип» номинацияләре буенча үз талантларын күрсәтәләр.

Аксубай яшьләре дә үзләренең матур һәм кызыклы чыгышлары белән беренче ел гына тамашачыны сөендерми. Шулай ук 2021 ел да искәрмә түгел, конкурсантлар фестивальнең зональ этабы узган Чирмешәннән призлы урыннар белән кайттылар.

Урта төркемдә вокал номинациясендә икенче урынны алган Регина Черникова (җитәкчесе Эльвина Сруртдинова) һәм урта төркемдә Римма Рыбина, Мая Макарова һәм Даниил Исхаков җитәкчелегендә «Восторг» бию ансамбле суперфиналга узды.

Район мәдәният йортын кече төркемдә икенче урынны алган Варвара Панюкова (җитәкчесе Марина Царегородцева) һәм үзләрен чын профессиональләр кебек күрсәткән «Денс тайм» бию коллективы (җитәкчесе Венера Крайнова) махсус приз һәм чакыру алдылар.

Зональ этаплар 28 мартка кадәр дәвам итәчәк, ә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналын 17-21 апрель көннәрендә Казанда уздыру планлаштырыла. Фестивальнең Гран-при ияләренең исемнәре билгеле булачак гала-концерт 29 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев