Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табигый бәла-каза вакытында зыян күргән йортны торгызу өчен компенсация күләме арттырылды

Йорты табигый яки техноген гадәттән тыш хәл вакытында зыян күргән гражданнарга компенсация түләве күләмен арттырдылар.

Хәзер 1 квадрат метрны мәйданны яңадан торгызу өчен 6 мең түгел, ә 7 мең сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәүләт федераль яки төбәкара характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында йортына зыян килгән гражданнарның өйләрен капиталь ремонтлауга тоткан чыгымнарын 100 процент компенсацияли яки яңа торак төзү яисә сатып алу өчен пособие бирә», - дип искәрттеләр Хөкүмәттә.

Әгәр торак төбәк характерындагы гадәттән тыш хәл аркасында зыян күрсә, финанслау күләме конкрет төбәкнең финанс ягыннан тәэмин ителүенә карап билгеләнәчәк.

РФ Президенты Владимир Путин элегрәк Красноярск крае, Кемерово, Иркутск, Новосибирск, Омск һәм Курган өлкәләре территориясендә янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү бурычын куйган иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев