Табигатьтә гармонияне саклап калу мөһим
Лубянда (Кукмара районы) Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III Слеты булды.
Форумда республиканың 31 мәктәп урамнчылыгыннан 120 дән артык кеше катнашты. Шул исәптән 2 нче Аксубай мәктәбенең биолология укытучысы Надежда Панюкова җитәкчелегендә безнең район командасы да.
Республика слетының күләмле программасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен колачлады. Безнең яшь урманчылар Анита Ильина, Ангелина Прокопьева, Анна Леонтьева һәм Анастасия Горбатова барлык биремнәрне дә лаеклы үтәделәр. Урман эше буенча барлык практик төр биремнәрне дә үтәделәр, урман һәм урман җәнлекләре турындагы белемнәрен, командада эшләү күнекмәләрен, урманда йөри белүне, каршылыкларны җиңүне, урман янгыннарын таксацияләү һәм сүндерүне гамәлдә күрсәттеләр.
Слет кысаларында шулай ук янгын сүндерү, кәрзин үрү, йон скетчинг, таш рәсем сәнгате буенча кызыклы мастер-класслар тәкъдим ителде. Өч көн дәвам иткән урманчылар слеты нәтиҗәле һәм файдалы булды. Балалар табигать тормышына кагылышлы яңалыклар турында этаплап белеп, табигатьтә гармония саклап калуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын, аның кеше тормышына ничек йогынты ясавын аңладылар.
– Республика слетында катнашу кызыклы һәм бер үк вакытта катлаулы да иде, – диләр яшь урманчылар. – Без нык дулкынландык, этапларны үткәндә дәресләрдә урман, үсемлекләр, агачлар, әйләнә-тирә табигать турында өйрәнгән белемнәребезне исебезгә төшерергә тырыштык. Без башка районнардагы мәктәп урманчылыклары эшендәге яңалыкларны күрдек, яңа дуслар таптык.
Республика слеты киләчәктә урман һөнәрен сайларга теләүчеләр өчен старт мәйданчыгы булды. Анастасия Горбатова анда юкка гына катнашмаган. Ул язмышын урман тармагы белән бәйләргә карар кылган – документларын Лубян урман техникумына тапшырган.
Фото Аксубай урманчылыгы архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев