Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Табигать янгыннарына юл куймаска

Россия МЧС ГУ ПР һәм УНД МРның ТР Нурлат һәм Аксубай районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге агымдагы елның август, сентябрь айларында Россия Федерациясе һәм шулай ук Татарстан Республикасы территорияләрендә күләмле табигый янгыннарның еш күзәтелүе хакында хәбәр итә.

1 сетябрьдә Саратов өлкәсе территориясендә ике эре янгын очрагы теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә корылмалар (дача йортлары, гаражлар) янган, ялкын телләренең якында урнашкан торак пунктларга үрмәләү куркынычы зур булган.

30 августта ТРның Югары Ослан районы Патрикеево торак пункты янында коры үлән янып китеп өч гектар мәйданга зыян салган, шулай ук  утның торак пунктка таралу куркынычы да күзәтелгән.

– Мондый хәл җирле үзидарә органнарының янгын иминлегенә бәйле  беренчел чараларны кулланмавы, атап әйткәндә, территорияләрне коры үләннән чистартмау, чүпне һәм үләннәрне даими җыештырып, чаптырып тормау, минеральләштерелгән полосаларны яңартмау аркасында килеп туган, – дип шәрехләде Россия МЧС ГУ  ПР һәм УНД МРның ТР Нурлат һәм Аксубай районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе һәм профилактик эшләр бүлеге

инспекторы эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов. –  Ачык ут куллану һәм учак ягуга бәйле янгын иминлеге таләпләрен бозу очраклары ачыкланганда, РФ кануннары нигезендә административ йогынты ясау чаралары кулланылачак.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге Аксубай районы халкынннан урманда гади янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәүне сорый: кырларда коры үләннәрне һәм чүп-чарны, агачлар, куаклар, агач корылмалар янында коры үләннәрне яндырмаска, контрольсез чүп-чар яндыру һәм учак ягуны булдырмаска, ял итү урыныннан киткәндә учакны кабынган килеш калдырмаска, балаларның шырпы белән уйнавына, үләннәрне яндыруга юл куймаска. 

Урманда янгынга тап буласыз икән, аны сүндерү чараларын күрергә, үз көчегез белән аны сүндерә алмыйсыз икән, иминрәк урынга китәргә һәм янгын хакында урман хуҗалыгына, янгын сагына, полициягә хәбәр итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев