Табигать турында кайгыртыгыз, ул сезнең турында кайгыртачак
Аксубай урманчылыгы 29359 гектар мәйдан били
Район урманнарының иминлеге ничек тәэмин ителүе турында без Аксубай урманчылыгы җитәкче урманчысы Андрей Ильмухин белән әңгәмә корабыз.
–Урманнар – ул планетаның үпкәсе, дигән күләмле чагыштыру бар. Бер гектар урман 220 кеше сулау өчен кирәк булган кислород бүлеп чыгара. Урманчылыкның иң төп бурычларының берсе – урманнарны янгыннардан саклау. Россия буенча ел саен миллионлаган гектар урманнар яна. Соңгы 10 елда республикада һәм безнең урманчылык территориясендә янгыннарга юл куелмады.
Республикабыз урманнарында югары янгын куркынычсызлыгын автомобиль һәм тимер юллар челтәрләренең булуы, халыкның урманнарга күпләп йөрүе тудыра. Кешенең урманнарның иминлеге буенча җаваплылыгы уңаеннан шундый статистика бар: ун урман янгынының тугызысы кеше гаебе буенча килеп чыга.
2002-2010 елларда теркәлгән янгыннар һәм янып китүләрнең иң күп саны, 45 проценттан артыгы, май аенда булган, бу язгы авыл хуҗалыгы эшләре, озакка сузылган бәйрәм һәм ял көннәре, урманнарга рекреацион йөкләнеше артуы белән аңлатыла.
2023 елда Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычы сезоны 1 апрельдә башланып, 13 октябрьдә ябылды, аның дәвамлыгы 196 көн тәшкил итте.
2024 ел янгын куркынычы сезонына әзерлек кысаларында Аксубай урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде һәм расланды, урман хуҗалыгында янгынга каршы инвентарьлар туплау пунктлары тикшерелде, үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде, урман янгын сүндерү формированиеләре, мобильле янгын сүндерү төркемнәре, авыл җирлекләрендә ирекле янгын сүндерү дружиналары төзелде.
– Янгыннарны профилактикалау буенча нинди эшләр башкарылды?
– Урман янгынын сүндерүгә караганда, булдырмый калу җиңелрәк. Шуңа күрә урманчылык күп кенә кисәтү чаралары үткәрә.
2023 елда 35 км. озынлыктагы янгын сүндерү әһәмиятендәге юллар төзелде һәм ремонтланды, 175 км. минеральләштерелгән полосалар булдырылды һәм яңартылды, 10 гектар мәйданда коры үләнне контроль профилактик яндыру үткәрелде, 42 гектар мәйдан чүпчардан арындырылды, уннарча урман беседкалары ремонтланды һәм тәртипкә китерелде, янгынга каршы темага сигез баннер, урманнар территориясенә керү юлларында шлагбаумнар урнаштырылды.
Узган ел бик катлаулы булды – алты тапкыр гражданнарның урманнарга баруын чикләү кертелде.
Шуның белән беррәттән, урман тармагы белгечләре халык арасында актив агитацияагарту эшләре алып бардылар: район киңәшмәләрендә, авыл җирлекләрендә чыгыш ясаулар оештырылды, гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр үткәрелде, мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.
– Андрей Александрович, авыл халкы белән ничек үзара хезмәттәшлек итәсез, шул хакта да сөйләп китегез әле?
– Урманнарның иминлеген тәэмин итү буенча көндәлек эштә без әлеге мөһим эштә авыл җирлекләре тарафыннан аңлау һәм ярдәм тоябыз. Алар безнең белән табигатьне саклау акцияләрендә катнашалар. Урмандеево авыл җирлеге – «Урманны саклыйк», Иске Тимошкино, Иске Ильдеряк, Савруш авыл җирлекләре «Хәтер бакчасы» акцияләрендә катнашты. Иске Тимошкино, Урмандеево, Иске Кармәт, Савруш авыл җирлекләренең бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм Иске Ибрай мәктәбенең «Каенкай» мәктәп урманчылыгы әгъзалары «Татарстанның чиста урманнары» традицион акциясендә алыштыргысыз катнашучылар.
Авыл җирлекләре белән без күп кенә мәсьәләләр буенча тыгыз хезмәттәшлек алып барабыз. Авыл кешеләре бердәм җыелышалар һәм эштә күтәренке кәеф белән катнашалар. Кешеләрнең кайгыртуы аркасында безне чолгап алган табигать тагын да матуррак, баерак, урманнар чистарак һәм уңайлырак була бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев