Сыер фермасыннан репортаж: терлекче һөнәре хәтәрме?
Якшәмбе кичен, “Восходящая Заря” агрофирмасының “Карасу” комплексына барып, бозау караучы, савымчы, хәтта терлекче булып эшләп карыйсы иттем.
Хезмәттәшем мине алдан ук кисәтеп куйды: янәсе, киемгә сеңгән ферма исен юып та бетерә алмыйсың. Аягыңа да резин итек кием баруың хәерле, юкса, ияртеп кайткан “хуш ис”не гаиләң бер дә яратмас! Ләкин бу сүзләр һич югы берничә сәгать терлекче булып эшләү теләген чүт кенә дә сүрелдермәде. Спорт курткасы, джинсы чалбар кидем, башыма яулык яптым да, (минемчә, бу – савымчы образында иң мөһиме, кызым да «коеп куйган савымчы» дип, елмаеп кына бәясен бирде), фотоаппаратымны кыстырып, «Карасу» терлекчелек комплексына юл тоттым.
Фермага якынлашканда караңгы төшеп килә иде инде. Хуҗалык территориясенә бер-бер артлы сенаж һәм капчык (кичке савымнан соңгы бирелә торган терлек азыгы) төялгән арбалар агыла, тәрәзәләрдә ут балкый. Күтәреп килгән куен кенәгәсе, каләм, фотоаппарат – берсенең дә кирәге чыкмаска охшаган дип, бераз кәефем дә кырылды. Дөресен әйтим: авыл җирендә туып үссәм дә, бер мәртәбә генә сыер савып караганым бар – иптәшләр малкайны тотып торды, мин тиз генә бер чиләк сөт савып алам дигән уй белән имчәгенә ябыштым.
Әмма теләк тә, романтика да мизгел эчендә юкка чыгу өчен Зинка кушаматлы сөтләчбикәнең коерыгы белән лач итеп битемә китереп сугуы җитте. Ни булганын абайлаганчы, сыер, чит кулны сизеп булса кирәк, аягын чиләккә үк тыгып куйган иде. Шушы хатирәләрне яңарта-яңарта сарай эченә узам, үзем шоферга читкә китмәскә кушам. Ферма белән бәйле балачактан калган тагын бер курку хисе бар – Аксубайның совхоз сарайлары янында гел эт көтүе йөри, ә без – мәктәп укучылары – басудан чөгендер алып кайтканда шуларны әллә каян урап уза идек. Монда да ферма капка төбендә калган машина янына әллә каян гына маэмай йөгереп килеп җитте.
Якшәмбе көн булуга һәм кисәтүсез килүгә карамастан, ферма мөдире Алмаз Гиматдинов белән веттехник Равил Нургатинны эш урынында тоттык. Корпустан да ашарга сорап кычкырган терлек тавышы түгел, ә терлекчеләрнең уен-көлке белән сөйләшүләре ишетелә. Әлеге дустанә мөнәсәбәттән эчкә җылы йөгерде.
– Атнаның һәр көнендә без биредә, – дип эш тәртибе белән таныштыра башлады ферма мөдире. – 378 баш мал бар, ике корпус гөрләп тора. Терлекчеләр сменалап төнлә дә эшли.
– Мине эшкә аласызмы? – дим елмаеп. – Терлек азыгы таратырга булса да кирәгем чыгар. Тагын мал астын чистарта алам. Сыер да савып карыйсы килә-килүен...
Үзем белгечнең ни турында уйлавын чамаларга маташам. Мөгаен, эченнән генә “син генә җитмәгән идең монда” дия торгандыр. Әнә бит, сүземне чынга алмады, ферма буйлап экскурсия уздырырга бозаулату бүлегенә алып китте.
Бозау караучы Фәридә Закирова җәлт-җәлт кенә утарда бозау астын чистарта.
– Монда 35 баш, бозаулар яшьләренә карап урнаштырылган: боларына – ике ай, тегеләре кичә дөньяга килде. Аларга сөт эчерәбез, аннары гына ЗЦМ куша башлыйбыз. Җиде атнадан печән, өстәмәләр, коры азык бирәбез. Бозауларны тәрбияләүдә иң мөһим шартлар – утарда коры булу һәм үтәли җил йөрмәү.
Өстемә эш фуфайкасы элдем, кулга перчатка кидем дә, мин дә көрәккә ябыштым. Утарга керүгә бозаулар почмакка сыешты, гүя, «бу чит апаны эшкә кем чакырган инде» дияләр. Алай да хәлләр ул кадәр үк мөшкел түгел: берничә минут эчендә боксны ялтыратып та куйдым. P.S.: кызлар, арагызда ябыгырга теләүчеләр булса, фермага эшкә рәхим итегез! Монда барлык мускуллар да хәрәкәтләнә. Бозау караучы апаларның буй-сыны юкка гына көнләшерлек түгел инде!
Ул арада, капка ачылып, йөк арбасы күренде, арттан теге эт тә ияргән. Терлекче Газинур Миндубаев фураж алып кайткан икән, осталык белән утлыкка бушатырга да кереште. Мин дә карап тормыйм, чиләктәге азыкны, биш тигез өлешкә бүлеп, маллар алдына салам. Терлекче башын кага, янәсе, ярыйсы эшлим. Тик кисәтә:
– Артыгын сала күрмә – азык складтан терлекнең баш саны буенча санап бирелә, кайсынадыр җитми калмасын. Норма буенча савым сыерларына өч кило фураж тиеш, бозаулаганнарына – ике, үгезләргә – дүрт.
Бозау караучы яшь терлек утарын чистартса, ферма пөхтәлеге терлекчегә йөкләнгән. Бозаулату бүлегендә тиресне кул хезмәте белән чыгаралар, ә савым корпусларында моның өчен транспортер кулланыла. Терлекчеләр көнгә ике мәртәбә тонналаган тирес аралый.
Ул арада тагын бер бозау караучы Нина Антипова белән сөйләшәм. Бу ханым җырлый-җырлый эшли:
– Бозаулар бит алар сабый кебек, – ди ул, – тавышымны ишетүгә мөгри башлыйлар, яларга үреләләр, халатны чәйнәргә маташалар. Җырласам, тагын да юашланалар.
Әллә каян күренеп тора – эшен яратып башкара. Юкса, ел ярым вахта белән Карасуга йөреп эшләр идеме. Үзләрендә – Мамык авылында 30 елдан артык эшләгән ферма күптән ябылган. Хәер, Карасу комплексында Мамык, Рус Кармәте, Сөнчәле, Кәкре Күл, кебек якын-тирә салалардан килеп сыер савалар, авыл кешеләре икәү генә.
Әтәч белән торып иртәнге сәгать дүрткә фермага килергә, физик эш башкарырга атлыгып торучылар аз хәзер. Кайда ничектер, ә монда эленне-салынкы да йөри алмыйсың. Һәр савымчының үз сыер группасы, һәр малга тамга сугылган. Сыер савучы һәм терлекченең хезмәт хакы да терлекләрне карый белүгә бәйле. Алар сөт саварга керешкәнче, иң элек сыер астын чистартып чыгалар.
– Һәр сыерның кушаматы бармы?! Булмас! – дип гаҗәпләнеп сорыйм савымчы Светлана Влдарчиктан.
– Әлбәттә! Менә монысын Чебурашка дип йөртәм, чөнки мөгезе юк, ә колаклары нинди зур...
Ул арада савым аппаратын тоташтырганчы җиленне юарга кирәк, дип кулыма чиләк белән су, чүпрәк тоттырды. Берочтан савым аппараты турында сөйләвен дәвам итә: «Аның бер катлаулыгы юк, сул кулыңа тотасың, уң кулың белән рәтлисең». Чебурашка тыңлаучан кебек тоелса да, аппаратны тоташтырырга үрелүем булды, башын болгарга тотынды, миңа борылып ук карады.
Күз карашыннан барысын да аңладым да, янәшәдәге сөтлебикә – Чуаркай янына күчтем... Анысы гигиена процедуралары уздырганда да, имчәгенә савым җайланмасы кидергәндә дә каршылык күрсәтмәде. Менә аппарат гөрелдәп эшләп китте. Һәр сыер янында сөт агып китә торган җайланма, ягъни торба көйләнгән, ул суыту бүлегенә барып тоташа. Ә кайсы группадан күпме сөт савып алынганын ничек саныйлар да, иң тырыш эшчене ничек ачыклыйлар соң?
– Һәр группадан савып алынган сөт аерым колбада җыела, шунда ук счетчик куелган. Шуннан соң гына суыткычка, «танк» дип аталган алты тонна сыйдырышлы савытка китә. Аннан инде сөт ташучы машинага суыртып, заводка озатабыз, – дип аңлатты исәп-хисап алып баручы Дания Нургатина.
Сүз уңаеннан, сыерларны сауган саен сөт торбалары өч мәртәбә – су, селте, кислота белән юыла, анда бернинди микроб та калмый. Гомуми алганда, «Карасу» бүлегендә 3368 кг сөт савыла. Һәр баш сыер җәйге чорда уртача 23-25 кг сөт бирә. Күптән түгел фермага токымлы сыерлар кайтарганнар һәм озакламый савым тагын да артыр дип өметләнәләр.
Сыерларны каплату өчен комплексның алты нәсел үгезе бар. Һәммәсе дүрт центнер булса да, ферма мөдире әйтүенчә, алар юаш. Ул минем алда яннарына кереп, колак артларыннан сыйпап йөрде. Мин исә чырайлары чиләк кадәр бу маллар бәйләнгән утарга узарга базмадым, кардада калуым хәерледер дип уйладым.
Ике сәгатьтән артык бокс чистартып, корпус себереп, сыер савып һ.б. эшләп шуны аңладым: бозау караучы, савымчы, терлекче – берсенең дә хезмәте җиңелләрдән түгел. Шулай да биредә эшчеләр еш алышынмый икән. Вакантлы урыннар сирәк була. Хезмәт хакы авыл җире өчен ярыйсы. Әйтик, савымчылар, мал башы һәм сөт күләменә карап, 15 меңнән артык сум ала.
Ялсыз эшлиләр дип әйтүләре дә дөреслеккә туры килми. Һәркем атнага бер көн ял итә, бәйрәмнәрдә ялга чират буенча китәләр. Билгеле, кем өчендер эш графигы уңайлы тоелмас: иртән эшләп аргач өйгә кайтырга, кичен тагын килергә кирәк, диярләр. Әмма терлекчеләр моның авырлыгын күрми. Киресенчә, авыл җирендә шәхси хуҗалыкта, йорт тирәсендә мәшәкать җитәрлек, шуңа да мондый тәртиптә эшләү алар өчен күпмедер дәрәҗәдә уңайлы да.
Кыскасы, зар-моң ишетмәдем мин. Димәк, авыл җирендә дә күңелгә ятышлы һәм акчалы эш табарга мөмкин. Һәр һөнәрдә кирәкле сыйфат кебек – теләк кенә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев