Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

СВО сугышчыларының әниләренә һәм хатыннарына рәхмәт белән

Аксубайның 3нче мәктәбендә Хатын-кызлар көненә багышланган концерт алдыннан СВОда катнашучыларның әниләре һәм хатыннары өчен рәсми булмаган очрашу узды.

Кунаклар бәйрәмчә әзерләнгән өстәлләр артында урын алдылар: аралаштылар, яңа танышлар таптылар, яңалыклар белән уртаклаштылар. Аларга якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән җылы котлаулар һәм ихлас теләкләр белдерелде.

–Сез – ир-егетләр өчен чын терәк. Сез безнең сугышчыларыбызның кәефен, җиңүгә ышанычын ныгытасыз – моның өчен без сезгә чиксез рәхмәтле, – дип билгеләп үтте район башлыгы Алмаз Мингулов. – Батырлыгыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт. Чын күңелдән тизрәк тынычлык урнашуын телибез, сезгә улларыгыз һәм ирләрегез белән күрешеп, бәхетле яшәргә насыйп булсын.

Очрашу җылы, ышанычлы мохиттә узды – хатын-кызлар һәр сүзне зур игътибар белән тыңладылар. Аларга беренче язгы чәчәкләр – лаләләр һәм укучылар кулы белән ясалган бүләкләр тапшырылды.

Районның үзешчән артистлары махсус операциядә катнашучыларның әниләрен, хатыннарын чыгышлары белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев