Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Свердловскида янгыннарны сүндерергә бәрәкәтле яңгыр сорап күмәк дога кылдылар

Мөселманнар Югары Пышма шәһәрендә имам Әл-Бохара исемендәге Бакыр мәчетендә дога кылды.

 

Свердловск өлкәсе мөселманнары мөфти шәех Равил Гайнетдин чакыруы буенча узган атнада изге җомга көнендә дога кылдылар. Алар илебезнең зур территорияләрендә котырган урман янгыннарына бәйле рәвештә Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорадылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без бу һәлакәтнең нәтиҗәләре нинди булачагын төгәл әйтә алмыйбыз, әмма хәзер дә аның планетар масштабтагы фаҗига булу ихтималы аңлашыла» - дигән мөфти шәех Равил Гайнетдин .

Равил Гайнетдин сүзләренчә, Кеше Җирдә иң акыллы җан иясе, һәм бөтен планета турында кайгыртуның нәкъ менә аңа йөкләнгән булуы гаҗәп тә түгел.

Мөселманнар Югары Пышма шәһәрендә имам Әл-Бохара исемендәге Бакыр мәчетендә бәрәкәтле яңгыр сорап дога кылды.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев