Сугышта катнашучыларны тәбрикләделәр
Бәйрәм атнасында Аксубай районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан бүләкләр тапшырдылар.
Безнең районда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын 13 сугыш ветераны каршы ала.
Сугыш батырларын район башлыгы Камил Гилманов ветераннарның өйләренә барып һәм аларга бәйрәм пакетлары таратып шәхсән үзе котлады.
– Без Бөек Ватан сугышы елларында Сез кылган батырлыклар белән горурланабыз. Сез көрәшеп кире кайтарган бәхетле тормыш һәм тынычлык өчен рәхмәт Сезгә. Сугышчан һәм хезмәт батырлыкларыгыз алдында баш иябез! Сезгә исәнлек һәм тагын озак еллар безне шатландыруыгызны телибез!“ – дип рәхмәт сүзләрен ирештерде ул ветераннарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев