Сугышчы-интернационалист Владимир Маркин истәлегенә чаңгы ярышлары узды
Чуаш Енорускиносы авылында Әфганстан сугышында яшьли һәлак булган Владимир Маркин истәлегенә багышланган ярышлар узды.
Ел саен Чуаш Енорускиносы мәктәбенең чаңгы юлында бөтен районнан спортчылар җыела. Ярышларны уздыру урыны очраклы сайланмаган. Владимир Маркин – Чуаш Енорускиносы авылында туган. Җирле мәктәптә укыган, спорт белән шөгыльләнгән, кышкы спорт төре – чаңгы узышларында теләп катнашкан.
Ул Әфганстанда, 19 яшендә һәлак була. Туган нигезенә әйләнеп кайтырга өч ай гына калган була. Якташлары йөрәгендә Маркин һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган кыю һәм тәвәккәл егет булып истә калды. Башта батыр якташ, сугышчы-интернационалист истәлегенә мәктәптә Батырлык дәресләре үткәрелә, соңрак чаңгы буенча ачык район ярышлары оештырыла башлады.
Владимир Маркин истәлегенә ярышларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров ачты.
– Әфганстанда гражданнар сугышы вакытында бик күп совет солдатлары һәлак булды. Аларның күбесе бөтенләй яшь иде. Алар тыныч халыкны саклау өчен үз гомерләрен бирделәр, – диде ул катнашучылар алдында чыгыш ясап. – Владимир Агафонович Маркин шуларның берсе. Утыз елдан артык вакыт үтте, ә ватандашларыбызның батырлыклары һәркемнең йөрәгендә саклана. Үсеп килүче буынның үз иле тарихын белүе, һәлак булган солдатларның истәлеген хөрмәтләве мөһим. Бу ярышлар Чуаш Енорускиносы авылында үз якташлары хәтерен кадерләүнең бер мисалы булып тора. Бүген сезгә чаңгы юлының шома булуын һәм җиңүләр телим. Авырлыкла сезне чыныктырсын гына.
«Ватанга хезмәт итәм!» төрле төр гаскәрләр сугышчы-ветераннары берлеге дә шулай ук Сергей Александров сүзләренә кушылды. Тантаналы ачыштан соң алар һәлак булган герой истәлегенә куелган һәйкәл янына килделәр, сугышчы-интернационалист Владимир Маркинны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.
Бу юлы ярышларда районның белем бирү учреждениеләре укучылары гына катнашты. Төрле яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында барлыгы бишәр чаңгы узышы оештырылды. Һава торышы шартларына карамастан, алар нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтергә әзерләнделәр. Стартта да, финишта да җанатарлар катнашучыларны җиңүгә өндәп «җылытып» тордылар.
2012 елгы һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында Егор Евлампьев һәм Мария Крайнова иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм призлар алдылар, икенче урынга Максим Чураев һәм Валентина Миронова иреште, Зөһрә Шәрифуллина өченче булды.
2010-2011 елларда туган спортчылар арасында беренче урынны, көндәшләре Виталий Морозовны, Никита Леонтьевны, Инзилә Срурованы һәм Снежана Антонованы артта калдырып, Самат Сөләйманов һәм Ева Евлампьева алды.
Кәрим Юнысов һәм Ләлә Бикушева 2008-2009 елгы чаңгычылар арасында иң көчлеләр булдылар. Алар артыннан ук Әлфис Каюмов, Богдан Борзов, Александра Муртазина, Ксения Пикалова килде.
2006-2007 елгы кызлар һәм егетләр арасында финишка беренче булып Рәҗәп Хәйбуллин һәм Екатерина Белова килде. Икенче урында Евгений Посредников һәм Айсылу Сафиуллина, өченчедә – Сергей Муртазин һәм Зарина Убейкина.
Иң өлкән төркем – 2004-2005 елгы спортчылар арасында Илназ Хәсәнов һәм Дилә Әхмәтова җиңү яуладылар. Икенче урынны Риназ Сруров һәм Галина Галкина алды, өченче урынны Илнур Сабитов һәм Яна Зайцева яулады.
Владимир Маркин истәлегенә уздырылган чаңгы узышлары җиңүчеләренә һәм призерларына кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев