Сугыш турында без нәрсә беләбез
Бөтенроссия акциясендә район башлыгы, шулай ук укытучылар һәм укучылар катнашты.
Безнең районда бердәнбер тарихы гыйлемлелекне күләмле тестлаштыру төбәк мәйданчыгы 3 нче Аксубай мәктәбе базасында оештырылды. Монда өч аудиториядә педагогика хезмәткәрләре, китапханә хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, укучылар һәм шулай ук район башлыгы Камил Гилманов «диктант» язды.
Быел «Җиңү диктанты» ике форматта узды: торып һәм акциянең диктантпобеды.рф. рәсми сайтында онлайн. Бинага керү юлында шәфкать туташы контактсыз термометр белән һәркемнең тән температурасын үлчәде,кулларны йогышсызландыру чарасын тәкъдим итте. Катнашучылар да, оештыручылар да битлектән иде.
Тестлаштыру башланыр алдыннан барысы да бланкларны тутыру буенча җентекле инструктаж үтте. Тестлаштыру башлану һәм тәмамлану вакыты теркәлде – барлык биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелде.
Тикшерүдән соң рәсми сайтта җавапларны чагыштырып һәм һәр бланкта күрсәтелгән идентификация номеры буенча тупланган баллар исәбен белеп булачак.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев