Сугышчылар аңа «Мотылек» позывное биргәннәр
Язилә Митрофанова — махсус хәрби операциядә контракт буенча икенче ел хезмәт итә.
Язилә, башкалар кебек үк, йөрәк кушуы буенча сугышка эләгә. Беренче контрактны ул өч айга Россия спецназ университеты аша төзегән, Чечен Республикасында ашыгыч ярдәм хезмәтендә шәфкать туташы булып эшләгән һәм яңа, инде өч елга, «Север-Ахмат» батальоны белән килешү төзегән.
Аның СВО зонасына юлы ярдәм итү, гомерләрне коткару теләгеннән башлана. Шәфкатьлелек һәм миһербанлылык Язиләнең канында һәрвакыт була, шуңа күрә ул медик һөнәрен сайлый да — мәктәптән соң Түбән Кама медицина көллиятенә укырга керә. Гаилә хәленә бәйле, укуын туктатырга туры килә, ул районга кайта һәм Аксубай үзәк район хастаханәсендә ике елга якын санитарка булып эшли.
—Махсус хәрби операция башлангач, әлбәттә, күңел тынгысызланды. Шул ук вакытта ирекле хезмәткә язылу теләге дә уянды. Мин егетләрне коткарырга бару өчен барлык ведомстволарга шалтыраттым, әмма Россиядә ул вакытта ир-атларны гына алалар иде. Чечен Республикасында хатын-кызлар батальонын җыюларын укыдым, шалтыраттым. Шулай итеп мин Чечняга эләктем, — дип искә алды Язилә.
Аның беренче контракты кыска вакытлы, нибары өч ай була. Аннан соң ярты ел Чечен Республикасында ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшли, көллиятне тәмамлау турында диплом ала. Башкалар кебек үк, киләчәк тормышка планнар кора.
—Минем бик якын кешем бар иде, хәрби кеше, ВДВда хезмәт иткән, — дип уртаклашты Язилә. — Без өйләнешергә хыялландык. Ул да СВОга чакырылган иде, еш кына шалтыратыштык, ул шәһәрләрне һәм авылларны ничек азат итүләре турында сөйләде. Ул 2023 елның гыйнварында һәлак булды. Шартлар төрле була, аңа вакытында ярдәм күрсәтә алмаганнар. Контракт төзүнең икенче омтылышы нәкъ менә якын кешене югалту булды. Контрактны 2023 елның августында, өч елга төзедем.
Хәрби шәфкать туташының бурычы — кыр госпиталендә беренче медицина ярдәмен күрсәтү, кирәк булганда алгы сызыкка чыгу һәм фельдшерларга егетләрне алып чыгарга ярдәм итү. Сугышта иң зур осталык дип ул үз-үзеңне тота белүне саный. Һәм ул аны үзендә тәрбияләргә тырыша — хис-кичерешләрсез, автомат рәвештә солдатны коткару өчен барлык кирәкле манипуляцияләрне башкарырга тырыша. Ләкин бу һәрвакытта да барып чыкмый.
Язилә Чечен телен белми, ләкин аны әкренләп өйрәнә. Бу бик кирәк, чөнки хәтта алгы сызыкта да, яраланган сугышчының даруларга аллергиясе юкмы икәнен белү, кайда нәрсә авыртуын һәм аның нәрсә хис итүен ачыклау өчен, рус телен белгән кешене эзләргә туры киләчәк.
— Кешене коткарып булмый торган вакытлар да булды, — дип сөйли Язилә. — Ләкин син, туганнары җир куенына сала алсын өчен, җәсәдне теләсә нинди бәя белән алырга кирәклеген аңлыйсың. Моны аңлатып булмый. Бик авыр, кешене беләсең, аның белән сугышка керер алдыннан гына сөйләшкән буласың, ә берничә сәгатьтән ул һәлак була. Син яралыларга елмаясың, аларны дәртләндерәсең. Сугышчылар миңа кояш нуры кебек балкыйсың, сиңа барысы да яктылыкка тартылган кебек тартылалар, диләр, шуңа күрә миңа «Мотылек» позывноен бирделәр.
Әңгәмәбез вакытында да ул һәрвакыт елмайды. Ләкин бу елмаю артында сугышчы егетләр өчен борчулар, авыр югалтулар гына түгел, өен һәм улын сагыну да яшеренгән. Ике параллель тормыш, берсе икенчесеннән кыйммәтрәк. Анда егетләр аны туганнарыдай күрәләр, монда ул — кыз бала һәм әни.
— Тимур беренче сыйныфка китте, аны мәктәпкә махсус озатырга кайттым. Улым минем сугышта икәнемне белә. Өйгә еш шалтыратам, аралашабыз һәм һәрвакыт, әни, син кайчан кайтасың, дип сорый? Ә кайткач, миннән бер адым да калмый, миңа китәргә туры киләчәген аңлый, тик озакка китмәвемне генә сорый. Кайвакыт ике-өч көн элемтәгә чыга алмыйбыз, әти-әниләр борчыла. Әти-әнием минем карарым турында белмиләр иде, танышлар аларга мине телевизордан репортажларның берсендә күрүләрен сөйләгәннәр. Әни барысын да тавышымнан сизә, әмма һәр шалтырату алдыннан үзеңне көйлисең, үзгәрәсең, елмаясың һәм барысы да яхшы дип әйтәсең. Әти кайтуымны сорый. Миңа кызым исән килеш кирәк, син теләгәнеңне исбат иттең бит инде, ди. Әни, син инде барысы өчен дә, абыең өчен дә, энең өчен дә сугыштың, дип өсти. Алар минем өч елга контракт төзегәнемне белмәделәр, — ди Язилә. — Өйгә, улыма һәм әнинең яраткан ризыкларына сагынып кайту теләге булган минутлар да була.
— Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел бит, дигән сорауны бирәм Язиләгә.
— Хәзер инде уртак, — ди хәрби медсестра, күзгә карап.
— Анда бик куркыныч бит?
— Барысын да җиңеп була. Снарядлар гадәттә төнлә, кеше йоклаган вакытта шартлый. Бүлмәдә снаряд сызгырганны ишеткәч, көтәсең: очып килеп төштеме, өч секунд үтте, юк, безгә түгел, икенче снаряд, юк, безгә түгел...
— Елаган чакларың еш буламы?
—Елыйсың, ләкин минем күз яшьләремне берәү дә күрми, дөресрәге күрергә тиеш түгел, — ди кыз.
Язилә белән сөйләшкәндә күп буыннарның легендар педагогы, Аксубайдан сугышта катнашкан радистка Нина Александровна Телешеваны искә алдык. Язилә мәктәптә аңардан интервью алган булып чыкты, ул аны дискта әлегә кадәр саклый. Ул яшь Нинаның студент эскәмиясеннән фронтка китүенә сокланган. Ләкин ул вакытта үзенең дә әле шундый ук юлны сайлаячагын белмәгән. Башкаларны коткару, үз Илеңнең киләчәге өчен үзеңне корбан итү юлы. Язилә Митрофанова — чын хатын-кыз, хатын-кыз сугышчы үрнәге, ул яраларны дәвалап кына калмыйча, иң катлаулы шартларда да нык торырга сәләтле.
Без сәгать ярым сөйләштек. Язилә Чечен Республикасы традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында тирән хөрмәт белән сөйләде, шул исәптән хатын-кызлар ротасы «Север-Ахмат» батальоны турында да. Хатын-кызлар да, ирләр дә көненә биш тапкыр намаз укыйлар, син госпитальдәме, әллә алгы сызыктамы, берсе сакта тора — икенчесе гыйбадәт кыла. Хәрби шәфкать туташларының үз формасы — озын ябык күлмәк, ә чалбар алгы сызыкта гына рөхсәт ителә икән.
Язилә күп кенә сугышчыларны коткару һәм югалту тарихларын бәян итте. Аларның туганнары шалтырата, хәтта шәхсән рәхмәт әйтергә киләләр, сәлам тапшыралар, ди ул.
Хәрби шәфкать туташының тарихын тыңлаган вакытта күз яшьләрен тыеп тору мөмкин түгел иде. Чөнки бу вакыйга, тормышка сөенеп, яратып һәм яратылып, гаилә корып, көнкүрешне төзекләндереп яшәргә тиешле 28 яшьлек кызның рух көче, бурычка тугрылыгы һәм акылга сыймаслык ныклыгы турында. Ләкин ул башка юлны сайлаган.
Кыз белдергәнчә, Херсонны алган чор иң авыр вакытлар булган, берничә тәүлек көн-төн эшләгәннәр. Язиләгә Севастопольдән хәрби табибның ассистенты булырга туры килгән. Физик яктан да, әхлаки яктан да бик авыр була. Ыңгырашулар, кычкырулар, кан исе һәм яралылар агымы. Әмма сугышта шәфкать туташы — ул гади шәфкать туташы гына түгел. Хәтта яралының гомере кыл өстендә икән, син аны шушы кыл белән тартып чыгарырга тиешсең. Ниндидер мизгелдә ул сыгылып төшә, әмма үзен кулга алып, үз хәленә кайтыр өчен биш минут вакыт бирүне сорый.
— Төгәл биш минут, — дип җавап бирде доктор, хис-кичерешләрнең кешеләрне коткару эшендә яхшы ярдәмче булмавын ассызыклаган интонация белән.
Биш минуттан соң, елаган килеш ул янә эшкә керешә, доктор аңа һәр сугышчыга да ярдәм итәргә өлгермәвен, кадалган ядрәләрне кызның үзенә тартып чыгарырга һәм тегәргә туры киләчәгенә ишарәләп, аңа күрсәтмәләр бирә. Ул бу батальонда хезмәт иткәндә бәя биреп бетергесез тәҗрибә алганы өчен докторга бүгенге көнгә кадәр рәхмәтле.
Чечнядә контракт төзүчеләргә, Россиядәге кебек үк, ташламалар тәкъдим ителә. Иреклеләр, Россиядәге кебек үк, урта-махсус яисә югары белем алу өчен ташламалы шартларда уку биналарына керү мөмкинлегенә ия. Мондый мөмкинлектән файдаланып, Язилә хәрби хирург булу өчен медицина югары уку йортына документлар тапшырган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев