Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Суда иминлек турында

Безнең республика өчен су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе күп сандагы елгалар һәм сулыклар булуга бәйле аерым билгеләнешкә ия.

Аксубай коткаручылары сүзләренчә, ял итү өчен су объектларын сайлаучы кешеләр саны елдан-ел арта бара. Шуңа бәйле җыелма патрульләү мобиль төркемнәре көн саен сулыклар янында кешеләрнең массакүләм ял итү урыннарын патрульлиләр.

– Коену сезоны ачылу белән (1 июньнән) районда сулыкларда ел саен кешеләр батып үлә. 2014 елда ике кеше батып үлгән, шул исәптән 1 бала, 2015 елда – ике кеше, 2016 елда үлүчеләр теркәлмәгән, 2017 елда – бер кеше һәм быелгы коену сезонында бер үлүче теркәлгән, – дип белдерде Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов.

– Бөтен очраклар да коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда булган, шуңа өстәп, өлкәннәр исерек булган, үз-үзләренә артык ышанулары, ата- аналарның балаларына артык игътибар итмәүләре, йөзә белмәү дә үлемгә китергән.

Районның баш коткаручысы сулыкларда коену вакытында иминлек чаралары турында искә төшерә. Сулыкларда тыела: кисәтүләр һәм тыю язулары белән аншлаглар куелган урыннарда коену; таныш булмаган, җиһазландырылмаган урыннарда коену; йөзү чикләрен билгеләгән махсус калкавычларны узып йөзү; йөзгәндә моторлы, җилкәнле зур көймәләр, ишкәкле көймәләр һәм башка йөзү чаралары янына килү; катерлардан, көймәләрдән, шулай ук бу максатлар өчен билгеләнмәгән башка корылмалардан суга сикерү; исерек хәлдә суда коену; туп белән һәм спорт уеннарын бу максатлардан билгеләнмәгән урыннарда уйнау, шулай ук коенучыны тотып алу һәм чуму белән бәйле уеннарны уйнау; ялган шомлану тавышларын бирү; агачларда, бүрәнәләрдә, автомобиль камераларында, һава белән тутырылган матрасларда йөзү.

Балаларның суда коенуларына аерым игътибар бирергә кирәк. Өлкәннәр балаларны күзәтүсез калдырырга, аларга махсус җиһазландырылмаган урыннарда коенырга, коену өчен махсус яраклашмаган әйберләрдә коенырга рөхсәт бирергә тиеш түгел.

Балалар суда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белергә тиеш: махсус җиһазландырылган урыннарда гына коенырга; коенганда көймәләр янына бармаска һәм суда шаярмаска; ялган шомлану тавышларын бирмәскә; һава белән тутырылган матрасларда, камераларда, такталарда йөзмәскә; таныш булмаган урыннардан, көймәләрдән, текә ярлардан суга чуммаска; температура +18 градустан ким булганда коенмаска; суга коенучылар өчен куркыныч булган банкалар, пыяла ватыклары һәм башка предметлар ташламаска; яннарында өлкәннәр булганда гына суда коенырга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев