Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Азнакайда яшәүче наркотик матдәләр саклаган өчен хөкем ителгән

Суд аңа 2 ел сынау вакыты белән шартлы рәвештә 2 ел иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза һәм наркоманлыктан дәвалану билгеләде.

Азнакай районының 40 яшьлек кешесе наркотик матдәләр саклаган өчен хөкем ителде. Бу турыда район прокуратурасы хәбәр итте дип яза район газетасы.

Район прокуратурасы 40 яшьлек Азнакай шәһәре кешесенә карата дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәнең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (наркотик матдәләрне законсыз саклау) гаепле дип тапты.

2019нчы елның 9 гыйнварында Мөслим авылында вакытлыча алып торган фатирда, законга каршы килеп, наркотик матдә саклаган. Ул үз гаебен таныды. Суд аңа 2 ел сынау вакыты белән шартлы рәвештә 2 ел иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза һәм наркоманлыктан дәвалану билгеләде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев