Сөткә – яңа бәя
Районда сөткә яңа бәя билгеләнде.
Рәсми мәгълүматлар буенча, 1 октябрьдән шәхси сектордан сатып алынган бер литр сөтнең бәясе, кайбер шартларны үтәгән очракта, 17 сумны тәшкил итәчәк. Шул исәптән: сөтнең тыгызлыгы 27 берәмлектән ким булмаганда, майлылыгы – 3,4 процентны, аксым 3,0 процентны тәшкил иткәндә.
Шәхси сектордан сөт кабул итү мәсьәләсе буенча аңлатмалар алу өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев