Сөткә бәя кабаттан каралды
Авыл җирлекләре башлыкларының, сөт җыючыларның һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең уртак киңәшмәсе үтте.
Халыктан сатып алынган бер литр сөткә билгеләнгән бәя – киңәшмәдә каралган мөһим мәсьәләләрнең берсе булды. Киңәшмәдә 20 сентябрьгә район буенча шәхси сектордан сатып алынган бер литр сөтнең минималь бәясе 16 сум тәшкил итәргә тиеш дигән карар кабул ителде.
Әгәр сөт тапшыручыларның сөт тапшыруга бәйле сораулары туа икән, алар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев