Спортта да, шашкада да, биюдә дә беренче
Геннадий Якимов исеме спортчылар арасында да, укытучылар арасында да, мәдәни берләшмәдә дә яхшы таныш.
69 яшьлек Геннадий Лаврентьевич – үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Ул җырлый, бии, баянда уйный. “Балкыш“ республика фестивале лауреаты. Аксубайлылар яхшы кабул иткән һәм Казан тамашачыларының күңелләренә хуш килгән диңгезче биюен әле дә хәтерлибез.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң бернинди авырлыкларсыз Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга керә. Әмма укырга насыйп булмый. Геннадий Лаврентьевич күп балалы гаиләдә туып үсә. Матди авырлыкларга бәйле, колхозда эшли башлый.
Аннары – армиядә хезмәт иткән еллар. Хезмәт иткәндә дә ул үзенең артистлык осталыгы белән таң калдыра. Ротаның башлап җырлаучысы була. Немец урамнарында еш кына “Рейдта кич“, “Катюша“ строй җырлары белән солдатлар маршы яңгырый.
Армиядән соң мәктәпкә хезмәт дәресләре укытучысы итеп чакыралар. Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Яңа Аксубай урта мәктәбендә, Нурлат районының Каргора урта мәктәбендә укытучы, директор булып эшли. Чуаш Енорускиносы мәктәбеннән лаеклы ялга чыга.
Геннадий Лаврентьевич гомере буена спорт белән шөгыльләнгән. Йөгерү, велосипед узышлары, авыр атлетика, чаңгы, шахмат һәм шашка буенча район һәм республика ярышларында җиңүче һәм призер була. Хәзер дә ветераннар арасында уздырылган төрле ярышларда район данын яклавын дәвам итә.
Лаеклы ялга чыкканнан соң шигырьләр яза башлый. Чуаш телендә аның инде ике җыентыгы дөнья күргән. Тиздән рус телендә “Псимерган“ дип аталган тагын бер китабы чыгачак. Кайбер шигырьләре хәзер җыр булып яңгырый.
Геннадий Лаврентьевич үз гомерендә 4 йорт салырга өлгергән. Ул яхшы гаилә башлыгы, яраткан әти һәм бабай.
– Спорт – минем тормышым, шашка һәм шахмат – хезмәт, ә бию – хобби, – дип кабатлый ветеран.
Геннадий Лаврентьевичның велосипедта җилдергәнен яки җәяү һава сулап йөргәнен еш очратырга була.
– Тормыш иптәшем белән Аксубайдагы үзгәрешләргә сокланып туя алмыйбыз. Берничә ел эчендә күпме эш башкарылган, шуларны күреп күңел шатлана, – ди Геннадий Якимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев