Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Совет утырышында ТАССРның лаеклы гражданнарын бүләкләделәр

Аксубайда район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә район Советының XXXVI утырышы узды.

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.

Утырыш башында районның депутатлар корпусы ТАССР тарихы белән таныштылар. Татар Автономияле Республикасы тарихына экскурсияне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов үткәрде.

Советы утырышына ТАССРны торгызуга  үз өлешләрен керткән район гражданнары чакырылган иде. Аларга хөрмәт йөзеннән «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» юбилей билгеләре тапшырылды. Юбилей бүләгенә Бөек Ватан сугышы ветераны Рәҗәп Әгъләмиев, Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин, авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Мансур Гыймалетдинов, Аксубай халык судының элеккеге хөкемдары  Әфрәим Кузюров, мәдәният бүлегенең элеккеге җитәкчесе Әлфия Рәхмәтуллина, урман хуҗалыгы ветераны Шакирҗан Сыраев лаек булдылар.

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен район башлыгы Камил Гилманов бүләкләнде.

Утырыш киң даирә мәсьәләләр буенча фикер алышу белән дәвам итте. Район бюджеты һәм бюджет төзелеше, муниципаль хезмәтнең вакантлы идарә итү вазифаларына кадрлар резервы турында карарга үзгәрешләр кертелде. Вакантлы идарә вазыйфаларын биләүгә кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе составын, яңа редакциядә “Муниципаль хезмәт турында нигезләмә”не расладылар.

Кайбер мәсьәләләр, аерым алганда, чит ил банкларында  муниципалларга кертемнәр ачу, акча һәм кыйммәтләрне саклау, керемнәр турында декларацияләрдә дөрес булмаган мәгълүматларны тапшырган өчен җаваплылык турында карарлар кабул ителде.

Депутатлар муниципаль милекне һәм районның муниципаль милкендәге җир кишәрлекләрен, район территориясендә дәүләт милкендәге  чикләнмәгән җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен аренда түләве һәм пеня буенча бурычларны түләттерүне ышанычсыз дип таныдылар.

Көн тәртибендә төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары төзелеше өчен җир кишәрлекләре бирү вәкаләтләреннән тыш, җир кишәрлекләре бирү тәртибе дә каралды. Район территориясендә сервитутларны билгеләү һәм туктату тәртибе кабул ителде.

Утырыш икътисад һәм җитештерү тармакларында иң яхшы хезмәткәрләргә республика ведомстволарыннан бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт сәясәтен үстерүгә керткән өлеше һәм һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Габдрахманов Марат Арслангали улына «Атказанган юрист» дигән мактаулы исем бирелде.

Татарстан Республикасы Президенты ТР Аксубай муниципаль районының Финанс бюджет палатасы рәисе Сетрова Ольга Петровнага нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың финанс системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт белдерде.

Аксубай муниципаль районының җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән өчен Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Шәрифуллин Дамир Әндәрҗан улына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Богданова Наталья Николаевна, Иске Ильдеряк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Посредникова Ольга Анатольевна, Кәкре Күл авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Воробьева Светлана Николаевна Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары өчен Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән район Советының җирле үзидарәләр белән үзара хезмәттәшлек һәм методик-мәгълүмат эше бүлеге баш белгече Крмакова Гүзәлия Шәрипҗан кызы бүләкләнде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән нәтиҗәле эшләре, Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен һәм Социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Республика матди ярдәм үзәге 4 нче бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Аюпова Лариса Петровна, ”Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреждениесе” директоры Габдрахманова Тәнзилә Әхмәтгалим кызы бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен Казан шәһәре Совет районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы Максим Казаков, «Аксу Агро» ҖЧҖ җитәкчесе Равил Мусин, шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы Фәрит Фәйзыханов бүләкләнде.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев