Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Социаль җыелманы алып, тормышны сайлыйсың

Инвалидларны ташламалы дарулар, медицина әйберләре белән тәэмин итү Аксубай район үзәк хастаханәсе табиблары өчен актуаль.

«Дәүләт социаль ярдәме турында»гы федераль закон нигезендә аларны табиб (фельдшер) язган рецепт буенча социаль җыелма кысаларында бушлай алырга мөмкин.

Кеше социаль җыелмадан баш тартса, аны янәдән кайтару хокукы бары тик бер елдан соң 1 октябрьгә кадәр генә мөмкин, бу очракта аны кире кайтару хокукы киләсе елның 1 гыйнварыннан гына туа.

Поликлиника мөдире Алинә Маланчева мәгълүматларына караганда, Аксубай муниципаль районында 1059 кешенең дару препаратлары белән тәэмин итүгә хокукы бар. 2021 елга 13 миллион сумнан артыкка заявка бирелгән.

Быелның 11 аенда сәламәтлек саклау учреждениесе тарафыннан 23269 рецепт язылган, сигез миллион сумнан артыкка ташламалы дарулар һәм медицина әйберләре бирелгән.

– Медицина практикасында пациентның Пенсия фондына гариза язып, социаль җыелмадан баш тарту очраклары сирәк күренеш түгел. Тик вакыт узгач, сәламәтлеге какшый башлагач, аңа тагын да кыйммәтлерәк дәвалану таләп ителә, – дип сөйли Алинә Маланчева. – Пенсиягә берничә йөз сум акча өстәлү бәрабәренә сәламәтлекне куркыныч астына кую, максатка яраклы түгел дип уйлыйм. Өстәвенә, коронавирус инфекциясе белән бәйле хәл тотрыксыз булганда, бу авыруның кискенләшүенә китерергә мөмкин.

Табиб социаль хезмәтләр җыелмасына ниләр керүен аңлатты. Бу – кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итү,  санаторий-курорт дәвалавы, тимер юл транспортында йөрү.

Ул аеруча ассызыклап үткәнчә, кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итү хокукын саклау пациентларга кирәкле дару ярдәмен алырга мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән кыйммәтле дару чаралары белән тәэмин итүдә дә, бу, үз чиратында, пациентларны гражданинның кеременә туры килми торган дару препаратларына өстәмә чыгымнардан саклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев