Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Социаль җыелмамы, акчамы?

Социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аны акчалата эквивалентта алган федераль льготачылар 1 октябрьдән социаль хезмәтләр алу хокукын кире кайтара алалар.

Моның өчен тиешле гаризаны ПФР сайтында шәхси кабинет аша территориаль Пенсия фонды органына тапшырырга кирәк. Бу хакта пенсионерларга ПФРның Аксубай районындагы клиентлар хезмәте хәбәр итә.

Тапшырылган гариза 2020 елның 1 гыйнварена кадәр гамәлдә булачак. Социаль хезмәтләр җыелмасы ташламага ия кешеләрне рецептлар буенча дарулар, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсус продуктлары, санатор-курорт дәвалавы юлламалары, шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту буенча бушлай йөрүне үз эченә ала.

– Бүгенге көндә Аксубай районында дәүләт социаль ярдәмен 3208 кеше ала, – дигән мәгълумат бирде клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев