Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Социаль-яраклашкан компания

«ТАТЕХ» Ябык акционерлар җәмгыяте генераль директоры Ирек Хәйруллин 65 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

Ирек Әкрәм улын безнең район белән дуслык һәм партнерлык мөнәсәбәтләре бәйләп тора.

Бу – халыкка якын булган социаль-яраклашкан нефть компаниясе 20 ел инде Аксубай районы территориясендә нефть табу эшләрен алып бара.

– Ирек Әкрәм улы – тәҗрибәле, зирәк, алдан күрә белә торган җитәкче. Ул биргән вәгъдәсендә тора, сүзен эш белән дәлилли торган шәхес. Хәйрия ярдәме күрсәтүче буларак, районда оештырылган бер генә масштаблы чара да аның катнашыннан башка узмый. Ул җитәкләгән социаль-яраклашкан нефть компаниясе ике дистә ел дәвамында безнең районга мәктәпләрне, социаль учреждениеләрне, сәламәтлек саклау объектларын ремонтлауда ярдәм итә, – дип сөйли юбиляр турында район башлыгы Камил Гилманов. – Хәйрия ярдәме күрсәтүченең булышлыгы йөзләгән мең сум белән исәпләнә – балалар приюты бинасын ремонтлауга ул җиде йөз мең сумнан артык акча кертте, Яңа Дума клубын ремонтлады, чишмәләрне төзекләндерүдә булышлык күрсәтә. Тагын шунысы мөһим, Аксубай районы кешеләре «ТАТЕХ»та эшлиләр һәм лаеклы эш хакы алалар. Шәхсән үз исемемнән һәм күп милләтле район халкы исеменнән Сезгә, Ирек Әкрәмович, сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм компаниягезнең чәчәк атуын телим!

Ирек Хәйруллин 1954 елның 30 ноябрендә Иске Әлмәттә гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Алты яшендә укырга керә, активист була –олимпиадаларда, хоккей, футбол ярышларында катнаша, спортны үз итә. Математика, физика, химия фәннәрен ярата.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан химия-технология институтына укырга керә. Ул үз буынында беренче нефтьче. Үзе билгеләп узганча, генераль директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгәнче үткән хезмәт юлы җиңел булмый.

1979 елда «Татнефть»ка слесарь булып эшкә килә, инженер дәрәҗәсенә ирешә. «Ямашнефть» НГДУга өлкән инженер вазыйфасына эшкә чакырыла. Бу коллектив нефть табу буенча дәүләт заданиеләрен тотрыклы үтәп килә.

1981 елда инде НГДУның өч сәнәгатендә 1,132 миллион тонна «кара алтын» табуга ирешәләр. 1983 елда беренче тапкыр ярты миллионлык чикне узып китәләр. Компания ныгый, табылган нефть исәбе арта, яңа технологияләр кулланыла – предприятие белән бергә коллектив та, башта җитәкче урынбасары, алга таба цех җитәкчесе булып, Ирек тә хезмәт баскычыннан югарыга күтәрелә.

1989 елда яшь, алдан күрә белгән, энтузиазм белән эшләүче белгечне «Татнефть» аппаратына чакыралар, бер елдан соң ул «ТАТЕХ» ЯАҖ генераль директорының беренче урынбасары була. Әлеге предприятиене ул 1999 елдан җитәкли.

Ирек Хәйруллин - «Татнефть» ААҖнең мактаулы нефтьчесе, РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе, ТРның атказанган нефтьчесе, 2002 ел менеджеры, Россия икътисады лидеры, «Нефть казылмаларында энергия ресурсларын саклаучы технологияләрне эре сәнәгать күләмендә эшләгән һәм керткән» эше өчен фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, шулай ук ул И.М. Губкин исемендәге премия лауреаты да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев