Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Социаль яклау бүлеге гражданнарның хокукларын тәэмин итә

Елена Зайцева җитәкчелегендәге социаль яклау бүлегенең һәм Татьяна Кандалина җитәкчелегендәге республика матди түләүләр үзәгенең 4 нче бүлекчәсенең төп бурычлары арасында – гражданнарга законнарда каралган ташламаларга хокукны тәэмин итү.

Аларның хезмәткәрләре әлеге бурычны үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән үтиләр. Бу учреждениегә кешеләр – пособиеләр һәм компенсацияләр, балалы гаиләләр социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.

Аксубай районында 3000гә якын инвалид яши, шул исәптән 124 инвалид бала, 424 гаилә күп балалы гаилә статусына ия, аларда 1412 бала тәрбияләнә.

Ай саен 56 төр түләү буенча (шул исәптән хезмәт ветераннары, пенсионерлар, федераль льготачылар, күп балалы гаиләләр, тыл хезмәтчәннәре һәм башка категория гражданнар) 11600 дән артык гариза бирүче социаль ярдәм чараларын ала. Социаль яклау өлкәсенә мөрәҗәгать иткән һәр кешенең үз проблемасы, тарихы бар, һәркайсына дөрес, ихтирамлы хезмәт күрсәтергә кирәк. Соңгы вакытта, яңалыклар белән бәйле рәвештә, кешеләрнең күбесе социаль яклау өлкәсенә дәүләт хезмәтләре Порталы аша мөрәҗәгать итә. Электрон рәвештә гаризалар бирүнең гомуми проценты 85 процент.

Хезмәткәрләр коллективы зур түгел, гражданнарга бары тик берничә белгеч кенә хезмәт күрсәтә, эш күләме бик зур. Шулай да хезмәткәрләр эшне уңышлы гына башкаралар.

2020 елда 33 социаль контракт рәсмиләштерелгән инде, түләүләрнең гомуми суммасы 3 340 000 сум тәшкил итә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча 37 гаилә 582 000 сумлык социаль контракт рәсмиләштергән. Чагыштыру өчен: 2018 елда 70 000 сумга шундый 15 гаилә булган.

Бирегә килүчеләр хезмәткәрләр адресына рәхмәт сүзләре генә әйтәләр.

– Форсаттан файдаланып, социаль яклау хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм, – ди бүлек җитәкчесе Елена Зайцева. – Социаль хезмәткәр һөнәре кешеләр тормышына игелек һәм шәфкатьлелек алып килергә чакырылган. Сез бөтен көчегезне биргән хезмәт эшкә намуслы караш, зур сабырлык һәм түземлек таләп итә. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез һәм ярдәмегез кешеләрдә иртәгесе көнгә ышаныч тудыра, аларны ялгызлыктан коткара, катлаулы тормыш хәлләрен җиңеп чыгу өчен көч бирә.

Үзләрен районыбызда яшәүче бик күп кешеләргә катлаулы һәм кирәкле социаль эшкә багышлаган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә тиешле бәя бирергә кирәк – сез, гарип һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгыртып, үз алдыгызга куелган бурычларны уңышлы башкарасыз. Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе һәм оптимизм, нык сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы, шатлык, үз хезмәтегездән канәгатьлек алуыгызны һәм бәхет телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев