Солянка рецепты
Кышка әзерлек чараларын күрдегезме әле? Хуҗабикәләр, әлеге рецепт сезнең өчен, югалтмас өчен саклап куегыз.
1 кг кәбестә 2 кг помидор 1 кг суган 1 кг кишер 2 аш кашыгы тоз 1 аш кашыгы шикәр комы 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе 10 данә кара борыч 300 мл сыек май Барлык яшелчәләрне турап, аш серкәсеннән кала барлык ингредиентларны кәстрүлгә салып болгатасы һәм газга куясы. Болгатып торып, 2 сәгать пешерәсе. Аннары аш серкәсен салып болгатасы һәм алдан парландырып куелган банкаларга тутырып, каплап куясы. 700миллилитрлы дүрт банка чыга.
Чыгынак: shahrikazan.ru
Кадрия Ишмурзина, Кукмара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев