Социаль хезмәт күрсәтү үзәге юбилейга әзерләнә
«Нежность» социаль үзәге ачылган көннән алып чирек гасыр вакыт узган
1 июльдә социаль хезмәт күрсәтү үзәге 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бүген «Нежность»та район халкына социаль хезмәтләрнең барлык спекторын тәкъдим итүче 85 хезмәткәр эшли. Әлбәттә, бу беренче чиратта ветераннарга, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү.
– Узган еллар тәҗрибәсеннән иң яхшыларын гына саклап калып, бүген без социаль ярдәмне адреслырак итәргә тырышабыз, – дип сөйли учреждение җитәкчесе Тәнзилә Габдрахманова. – Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең психологик һәм юридик проблемаларын хәл итәләр. Яшүсмерләр өчен «Тигез мөмкинлекләр йорты», «Бармак очларында хезмәт», «Без – бергә» клублары эшли. Тернәкләндерү бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләргә һәм физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга сәламәтлекне кайгырту һәм физик активлыкны күтәрү юлы белән тормыш өчен мөһим булган ихтыяҗларны мөстәкыйль тормышка ашырырга ярдәм итәләр.
Директор сүзләренә караганда, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтүгә караш үзгәргән. «Тәрбия мәктәбе» проекты кысаларында авыр чирлеләрне карау һәм аларга психологик ярдәм күрсәтү буенча һөнәри белемнәр бирелә.
«Нежность» үзәгендә Миләүшә Нуртдинова, Ландыш Сәлахова, Нина Кузьмина, Надежда Кустенева, Марина Бажанова, Ландыш Галимова, Маргарита Васильева, Любовь Буинская, Нина Давыдова, Валентина Еремеева, Ильсөяр Төхвәтуллина, Сирень Хамәтгатина, Лидия Титова, Валентина Серкова, Наталья Землемерова, белгечләр Әлфинур Хәмидуллина, Ольга Миронкина, Наталья Константинова, Ольга Уткина, Ольга Воронина егерме елдан артык эшлиләр.
– Социаль хезмәткәр үз эшенең остасы гына түгел, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр өчен тугандай якын кеше, аларның таянычы да, – ди Тәнзилә Әхмәтгалим кызы. – Һәм ул һәрвакыт шулай булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев