Социаль өлкә хезмәткәрләре елга нәтиҗә ясады
Район Советында район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов катнашында социаль тармак хезмәтчәннәренең хисап утырышы узды.
Социаль структура оешмалары хезмәткәрләре бер еллык эшчәнлеккә анализ ясадылар, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.
Социаль яклау бүлегенең эше турында хисап доклады белән бүлек җитәкчесе Елена Зайцева чыгыш ясады.
Социаль яклау бүлеге һәм Республика матди түләүләр үзәгенең 4нче бүлеге катлаулы тормыш шартларында халыкка ярдәм итүнең ышанычлы гаранты булып тора. Ул халыкның төрле категорияләренә законнарда каралган ташламаларга хокукны тәэмин итә, компенсация һәм пособиеләр билгеләү һәм түләүне башкара, Бөек Ватан сугышы инвалидларына, инвалид балаларга, хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм ташламалардан файдаланучыларның башка категорияләренә ташламалар бирүне контрольдә тота.
2024 елда бүлеккә һәм 4нче бүлеккә 12 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, шуларның алты меңе – телдән һәм 3600 язмача, шулай ук электрон почта аша – 1.5 мең һәм телефон аша 800гә якын мөрәҗәгать алынган.
Балалы гаиләләргә социаль ярдәм шулай ук бүлек һәм бүлекчә эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Районда 447 гаилә күпбалалы гаилә статусына ия. Аларда 1488 бала тәрбияләнә. 2024 елда 41 күпбалалы гаилә таныклыгы бирелгән (алдагы елда – 40). 22 гаилә яңа туган балалар өчен бүләк комплектлары алган. 38 йорт биләмәсенә йорт биләмәләре кишәрлеге чикләре эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу программасы эшли башлаганнан алып бер тапкыр бирелә торган субсидия тәкъдим ителгән, быел – өч хуҗалыкка.
Социаль яклау бүлеге аша Татарстан Республикасы шифаханәләрендә тугыз пенсионер (шул исәптән МХОдә һәлак булганнарның ике әти-әнисе) һәм бюджет өлкәсендә 33 хезмәткәр сәламәтлекләрен ныгыткан. 2023 елда социаль яклау бүлеге аша 35 пенсионер (шул исәптән МХОдә һәлак булган сугышчының әтисе) һәм бюджет өлкәсендә эшләүче 41 хезмәткәр сәламәтлекләрен савыктырган. Быел гына да 35 пенсионер шифаханә-курорт дәвалануына чиратка баскан.
Елена Зайцева инвалидлар (районда 2438 инвалид яши, шул исәптән 93 инвалид бала), ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән эш ничек җайга салынуы турында сөйләде. Шулай ук аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтүгә җентекләп тукталды.
Беренчеләрдән булып керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар санын киметү, гражданнарга электрон хезмәтләр алу өчен шартлар тудыру, мохтаҗлык критерийларын исәпкә алып түләүләрнең һәм социаль пособиеләрнең адреслылыгын арттыру, инвалидларны һәм инвалид балаларны реабилитацияләү.
Утырышта «Нежность» үзәге, Федоровка интернат-йорты, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлегенә җентекләп тукталдылар. Утырышта катнашучыларның игътибар үзәгендә социаль өлкәне алга таба үстерүгә һәм гражданнарның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән мәсьәләләр булды.
– Социаль өлкә оешмалары тарафыннан халыкка социаль ярдәм күрсәтү, социаль программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарылган, – дип билгеләп үтте Алмаз Мингулов, утырышка йомгак ясап.
Ул тармак хезмәткәрләренә нәтиҗәле хезмәтләре һәм МХОдә катнашучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Утырыш алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе намуслы хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен Федоровка интернат-йорты хезмәткәрләре Любовь Мулеевага һәм Мария Федоровага, социаль әһәмияттәге проектларда актив катнашканы өчен «Нежность» үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Макаровага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев