Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Сәләт»нең Кырымдагы аланына татар телен белгән балалар гына җибәреләчәк

Әлегә «Ак Барс» аланына юллама бәясе билгеле түгел.

Быел Кырымда «Сәләт» лагереның «Ак барс» базасы ачыла. Җәйге ялга ярымутрауга җибәреләчәк балаларны махсус комиссия сайлап җибәрәчәк.

Бу хакта «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт Клубының IX президенты Айгөл Габдрахманова «Татар-информ» да узган журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Лагерьның „Раушан“ һәм Кырымдагы „Ак барс“ аланнарында ял итәргә теләгән балалар өчен әңгәмә узарга кирәк булачак. Балалар шул вакытта татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтә алачак. Баланың телгә карата мөнәсәбәте безнең өчен мөһим. Әгәр дә бала татар телен белергә дип „Сәләт“кә килә икән, ана барлык мөмкинлекләр дә бар», — сөйләде ул.

«Әлегә Кырымга гаризалар кабул итү компаниясе ачылмады. Гаризалар кабул итүне бер ай эчендә ачып җибәрергә планлаштырабыз. Әлегә юлламаларның бәяләре билгеле түгел. Алар техник мәсьәләләргә бәйле», — диде Айгөл Габдрахманова.

Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, «Ак барс» аланы турында барлык мәгълүматны рәсми сайттан тыш, оешманың социаль челтәрләрендә дә табарга мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев