Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

"СӘЛӘТ" – мәңгегә

Аксубай сәлкәшләре “IT BILER форум“ыннан белемнәр һәм осталыклар багажы, якты хисләр белән кайттылар.

Форум Биләрдә 6 көн дәвамында үтте. Форумда Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 1200 укучы катнашты. Барлыгы 70 (!) кеше – “Сәләт-Аксубай“ клубы активистлары һәм иң талантлы, энергияләре ташып торган бәйге сайлавын үткән Аксубай укучылары, клуб җитәкчесе Рушания Моратшина җитәкчелегендә форумда катнаштылар.

Чагыштыру өчен, үткән елда 23 кеше катнашты. Ә быел Аксубай клубының уңышлы эше бәрабәренә, квотаны 43кә кадәр арттырдылар. Клуб җитәкчелеге үтенече буенча 70 аксубайлы “Сәләт“ атмосферасына чуму мөмкинлеге алдылар.

Аннан тыш, “Сәләт“ Татар республика яшьләр иҗтимаги фонды форумга укучыларның баруын тәэмин итте.  Ә моның аерым мохит булуын без аның катнашучыларыннан сорап беләбез.

– Беренче тапкыр “Сәләт“кә мин “Биләр Каласы“ лагерендә 3 ел элек эләктем, – дип сөйли “Сәләт-Аксубай“ клубы рәисе Ләйлә Моратшина. – Һәм шуннан бирле ул минем йөрәгемдә. “Сәләт“ – ул минем мәдәният, алга таба үсеш алу мөмкинлеге һәм этәргеч бирүче.

Күп кенә аксубайлыларның  быел “Сәләт“ белән танышуларына һәм аларның киләсе сменаларда катнашу теләге булуына мин бик шатмын. Чөнки “Сәләт“ – ул мәңгегә.

IT BILER форумын ачу тантанасында “Сәләт“ фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов, “Сәләт“ проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов һәм Алексеевск районы җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Смена дәвамында төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар оештырылды. Балалар халык алдында чыгыш ясарга, зур текстларны истә калдырырга, итеп блогер булырга, социаль челтәрләрдә акча эшләргә өйрәнделәр.

Форум дәвамында робототехникага һәм инновация технологияләренә багышланган профильле мастер-класслар һәм өйрәнү мәйданчыклары оештырылды. Гомумән, катнашучылар инновация технологияләренә чуму мөмкинлеге алды.

Катнашучылар белән ТР Премьер-министры урынбасары Василь Шәйхразиев, депутатлар Марат Бариев һәм Рәзил Вәлиев  ТР Президенты каршындагы газлаштыру Фонды башкарма директоры Җәүдәт Миннәхмәтов, Казан шәһәренең IT паркы директоры Антон Грачев, Сәләтләр университеты башкарма директоры Айдар Акмалов очраштылар.

Мәдәният министры Ирада Аюпова сәлкәшләр белән мәдәниятне үстерү стратегиясен сөйләште. Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттаховның яшьләр оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы оештырылды.

– Елдан-ел “Сәләт“ лагере инфраструктурасы яхшыртыла, – дип бүлеште Рушания Моратшина. – Һәм бу быел да искәрмә булмады.
Биләр – тарихи урын. Шуңа күрә аланнар (отрядлар) да бөек ханнар исемнәрен алдылар – Аттилла, Кубрат-хан.

Күп кенә тарихи экскурслар бу сменаны уздырды. Аннан тыш, Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, “Егерме елдан артык нәъ менә монда без беренче орлыкларыбызны утыркан идек, хәзер алар биек агачлар булганнар. Без – колоссаль команда, һәм без зур уңышларга ирешә алачакбыз“.

Фото Бадминтон федерациясе архивыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев