Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сәламәтлек саклау министры Мурашко коронавирус белән хәлнең киеренке булуын әйтте

Соңгы атнада Россиядә көн саен Covid -19 инфекциясенең тугыз меңгә якын очрагы теркәлә.

Россиядә Covid -19 белән вазгыять киеренке кала, дип белдерде сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

«Коронавируслы 300 меңнән артык авыру күзәтү астында тора. Май бәйрәмнәре авыруны тапшыру чылбырын өзү өчен эшләми торган чор буларак озайтылды, — диде ул «Россия 1» каналы эфирында. Министр сүзләренә караганда, вирустан гомуми яклануны күздә тоткан популяцион иммунитетны формалаштыру өчен, ким дигәндә, 69,8 миллион россиялене вакцинацияләргә кирәк.

Шушы көннәрдә вице-премьер Татьяна Голикова коронавирустан беренче прививканы инде 12 миллионнан артык россияле алганлыгын, ә 7,7 миллионы тулысынча вакцинация курсы узганлыгын әйтте.

Соңгы атнада Россиядә көн саен тугыз меңгә якын Covid -19 очрагы теркәлә. Чир йоктыручыларның гомуми саны 4,8 миллионнан артып киткән, 110 меңнән артык кеше үлгән, 4,4 миллионы дәваланган.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев