Сәламәтлек, бәхет, тынычлык, муллык һәм хыялларның чынга ашуын телим!
Яңа елга кадәр санаулы сәгатьләр генә калды.
Узып баручы ел һәркем өчен – гаилә кору, бала туу, йорт салу, гаилә тантанасы кебек ниндидер мөһим вакыйга белән истә калды. Гомумән, ул район өчен дә истәлекле булды.
Районда сәнәгать предприятиеләре юк, әмма безнең төп потенциалыбыз – ул район иктисадын булдыручы, аның эшчәнлегенең төрле тармакларында хезмәт куючы кешеләр. Район үсешенә, аны төзекләндерүгә һәм аның чәчәк атуына федераль, республика программалары ярдәмгә килә – ФАПлар төзелә һәм капиталь ремонтлана, күп фатирлы йортларда, мәктәпләрдә ремонт ясала, ишегаллары төзекләндерелә, быел район хастаханәсе автопаркы тулысынча яңартылды.
Быел беренчеләрдән булып без җәмәгать киңлекләренең өченче чиратын –Мазилин урамында скверны, яр буен төзекләндерү эшләрен башлап җибәрдек һәм уңышлы гына тәмамладык. Фонтанны эшләтеп җибәрдек, балалар, яшүсмерләр, яшьләр, өлкән буын кешеләре өчен ял зонасы булдырдык.
Яңа ел котлавында ничек кенә искә аласы килмәсә дә, әмма без коронавирус тудырган шартларда яшәргә һәм эшләргә өйрәндек. Роспотребнадзор хезмәткәрләренә һәм табибларга тиешле бәя бирергә, алар авыручылар санын киметү һәм авырып китүчеләрне аякка бастыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Һәм, әлбәттә инде, вакцинациягә һәм QR-кодларны кертүгә аңлап караган халыкка да рәхмәт әйтәсе килә. Кызганыч, без коронавирус аркасында барыбер кешеләрне югалттык.
Безнең район авыл хуҗалыгы районы. Бу – район бюджетының төп өлеше. Һәм монда без үзебезнең киңлек һәм һава торышы шартларында эшләргә өйрәндек. Идел буенда коры җәй булуга карамастан, быел чәчүне вакытында башкарып, яхшы гына уңыш җыеп алуга ирештек. Районны ашлык һәм фураж белән тәэмин иттек. Агросәнәгать комплексы – ул район икътисады гына түгел, ә халыкның иминлеге дә, чөнки бу тармакта йөзләгән кеше эшли.
Районда яңа инвестор – «Агрораздолье» агрофирмасы уңышлы эшли. Ул Аксубай җиренә яңа, заманча техника, эшкә заманча алымнар белән килде – туфракны югары технологияле эшкәртү, культуралар игүдә яңа ысуллар кертелде. Быел безнең туфракта алар моңа кадәр күрелмәгән уңыш үстерде, чәчүлек мәйданнарын да ике тапкырга арттырдылар.
Аксубай җирендә шулай ук «Волга-Селект» предприятиесе дә ныклы адымнар белән эшләп китте. Биредә техника даими яңартылып тора, база төзелә, 16 миллион сумга эретмә комплексы эшләтеп җибәрелде.
«Аксу Агро» районда уңышлы гына эшләп килә. Агрофирма терлекчелек тармагына йөз тота, көтүне яңарту белән шөгыльләнә, лейкоз белән көрәшне активлаштырды, күп сөт бирә торган таналар кайтарыла, бер ел эчендә савымны арттырдылар. Шул ук вакытта, техника автопаркын яңартып, игенчелек тармагын да үстерә.
Районда хуҗалык итүнең кече формалары да үзләрен уңышлы үсеш алучы хуҗалыклар итеп күрсәтәләр. Әле декабрь башында гына Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында Ильяс Сөләймановның роботлаштырылган фермасы эшли башлады. Иске Кыязлыдан Шакировларның ит продуктлары җитештерү буенча авыл хуҗалыгы кооперативы үзен районда гына танытып калмады, алар җитештергән ит продукциясен Татарстан базарында да беләләр. Марат Сафин үз позициясен бирми, оста, белемле хуҗа маллар баш санын арттыра.
Район территориясендә 61 фермер хуҗалыгы эшли. Дәүләт авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә субсидияләр белән ярдәм итә, фермалар һәм объектлар төзүгә кире кайтарылмый торган миллионнар бүлеп бирә. Район үзәген, шулай ук җирлекләрне төзекләндерү буенча ел саен шактый эшләр башкарыла.
Тагын бер кат кабатлыйм, бу эштә республика программалары ярдәм итә, әмма һәр программада районның финанслауда катнашу өлеше бар. Командама – Советка һәм башкарма комитетка, финанс хезмәткәрләреннән алып төзүчеләргә кадәр тиешле бәя бирергә кирәк – монда аларның зур хезмәте һәм тырышлыгы ята. Уртак эшләрне аңлаганнары һәм ярдәмнәре өчен аларга бик зур рәхмәт.
Район халкына да бик зур рәхмәт, алар төзү, төзекләндерү эшләрендә ярдәм итәләр, очратып, башкарылган эшләргә соклануларын белдерәләр, рәхмәт сүзләрен кызганмыйлар. Сезнең уңай фикерләрегез, актив гражданлык позициягез нәтиҗәсендә безнең тагын да зур энтузиазм белән эшлисебез килә. Киләсе елда без эшләребезне дәвам итәчәкбез! Территориябезне үстерү, ныгытуга зур өлеш керткән предприятиеләр һәм оешмаларның хезмәт коллективларына, барлык район халкына ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Сезнең барысы да яхшы, уңышлы булсын, борчухәсрәтләр артта калсын, ә яңа ел бары шатлык-куанычлар, бәхет кенә алып килсен.
Сәламәтлек, бәхет, тынычлык, муллык, теләкләрегезнең, хыялларыгызның чынга ашуын телим! Тылсымлы Яңа ел һәм изге Раштуа бәйрәмнәре белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев