Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Аксубайда медицина хезмәткәрләре нәкъ менә шуны дәлилләргә җыелдылар.

“Сәламәтлек-2018“ Спартакиадасы Кама аръягы зонасының 7 районыннан 200дән артык медицина хезмәткәрен үзенә җыйды.
Чара “Яшьлек“ универсаль спорт залында тантаналы төстә ачылды.
– Безнең республика чын мәгънәсендә спорт башкаласы дип санала, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Хөкүмәт сәламәт милләттән башка җәмгыятьнең уңышлы үсеш ала алмаячагын аңлый. Мин бүген халык сәламәтлеге турында һөнәри планда гына кайгыртып калмыйча, үз үрнәкләрендә сәламәт тәндә – сәламәт рух булуын дәлилләгән медицина хезмәткәрләрен сәламләвемә шатмын. 
– Барыгызны да яхшы физик формада күрү сөендерә, – дип сәламләде җыелучыларны Аксубай үзәк хастаханәсенең баш табибе Рөстәм Әхмәтшин. – Мин барыгызга да җиңел старт һәм якты җиңүләр телим! Спартакиада хезмәттәшләр арасындагы дуслыкны тагын да ныграк берләштерсен. 
Җомга көнне спорт формасына киенгән ак халатлы кешеләргә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе һәм Спартакиаданың баш хөкемдары Радик Канәфин һәм үзәк район хастаханәсе баш табибе урынбасары Марсель Ислямов уңышлар теләделәр. Соңгысы физкультура һәм спорт – авыруларны профилактикалау нигезе, ә сәламәт яшәү рәвеше үрнәген медиклар үзләре күрсәтергә тиеш, дип белдерде. Марсель Ирек улы үзе волейбол баталияләрендә катнашты.
Тантаналы ачуда ярышларда катнашучыларны җитәкчеләр белән бергә “Чәк-чәк“ биюе белән “Илһам“ балалар хореография ансамбле да сәламләде. Оештыручылар кунакларга  чәк-чәк алып чыктылар.
Табибләр һәм шәфкать туташлары, фельдшерлар һәм санитарлар өстәл теннисында, бадминтонда, волейболда, җиңел атлетикада, шахматта һәм аркан тартышуда иң яхшылар арасына керү өчен көч сынаштылар. Аксубайны 40ка якын кеше тәкъдим итте. Ярышлар берьюлы өч мәйданда узды – “Яшьлек“  спорт залыннан кала, Аксубайның 3 нче һәм 2 нче мәктәпләре спорт залларында да киеренке көрәш барды. Катнашучыларны тукландыруны Аксубай универсаль технологияләр техникумы оештырды. Ярышлар көне буе дәвам итте. Аксубай медиклары яхшы чыгыш ясадылар. Ярышларның күп төрләрендә беренче урыннарны алдылар, шулай итеп Спартакиадада җиңүне тәэмин иттеләр. Әлкилеләр икенче булды. Алексеевск район үзәк хастаханәсе өченче урынны яулады. Әмма Аксубайлыларга йомшарырга ярамый, чөнки алда аларны  республика финал ярышлары көтә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев