Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сәхнәдә – виртуозлар

ТРның атказанган артисты, ТРның халык артисты, РФның атказанган артисты Айдар Фәйзерахманов Аксубайга матур концерт программасы белән килде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән Айдар Фәйзерахманов сәнгать җитәкчесе булып торган ТРның Дәүләт фольклор музыка ансамбле районнарга концерт программасы белән чыга. Әлбәттә инде, концерт программасы әйтеп бетергесез бай эчтәлекле иде.

Дөньякүләм  дәрәҗәдәге музыкантларның безнең сәхнәдә  чыгыш ясаулары бик сирәк күренеш. Ә бит Фәйзерахманов ансамбль белән Россиянең төрле төбәкләренә һәм чит илләргә чыга. Ансамбльдә катнашучыларның төрле халыкларның уен коралларында уйнаулары, моңлы тавышлары безне сокландырды.

Сүз уңаеннан, ТРның Дәүләт фольклор ансамбле турында, Татарстан сәхнәсендә аңа тиңнәр юк, дип язалар. Ансамбль Татарстан сәхнәсендә дә, аның чикләрендә дә милли музыка сәнгатен лаеклы тәкъдим итә. Шундый югары һөнәри осталыктагы артистларны үзебезнең сәхнәдә күрү безнең өчен зур сөенеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев