Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Штрафны электрон юл белән

Административ җаваплылыкка җәлеп итү карары күчермәсен электрон почта аша алу – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән, фото һәм видео-теркәгеч системалары аша теркәлгән штрафлар турындагы мәгълүматларны алуның иң оператив алымнарыннан берсе булып тора.

Карар күчермәсен әлеге алым белән алу транспорт хуҗаларына карар чыгарылган көндә түләнмәгән штрафлар турында хәбәрдар булу мөмкинлеге бирә. Әлеге очракта  штрафны 20 көнлек срокта 50 процентлы ташлама белән түләүдә соңга калу шиген билгеле күләмдә киметә.

Элемтә бүлекләренә барып йөрүнең кирәге калмый, чөнки  карарның күчермәсе кәгазь төрдә юлланмый. ЮХИДИ бүлекчәсендә тиешле формадагы гариза-килешүне тутыру үрнәге бар.

Бланклар шулай ук  Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИның www.gibdd.tatarstan.ru сайтында  “Машина йөртүчегә ярдәмгә“ өземтәсендә дә урнаштырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев