Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Шәрбән көрәшчеләре

Газетабызның 24 май көнне чыккан санында күп еллар район сабантуенда баш хөкемдар булып торган Минзаһит Ганиевның “Сабантуй көрәшчеләре” мәкаләсендә авылыбыз көрәшчеләре турында язылган иде. Мин шул исемлеккә кермәгән көрәшчеләребез турында язарга булдым.

Авылыбызда язмада телгә алынган Мостафин Зөфәрдән дә олырак көрәшчеләр - Сабан туе батырлары бар иде. Мин белгән иң олы көрәшчеләр -  бүгенге көндә Шәрбән авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Шәрифуллин Дамирның әтисе Шәрифуллин Әндәрҗан абый, Хафизов Рәшит абый иде. Рәшит Ибраһим улы Нурлат шәһәрендә дә Сабан туйларында катнашып призлы урыннар алды. 

Хәбибуллин Дамир Якуб улы турында да әйтмичә булмый. Ул Шәрбәннеке булмаса да, авылда татарча көрәшне мәктәптә җанландырып җибәрүдә бик тырышып эшләде. Шәрбән мәктәбенә Дамир тормыш иптәше Миңнеруй белән Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап  юллама буенча укытырга килгән иделәр. Дамир мәктәптә малайларны җыеп, татарча көрәш секциясе оештырды. Гайнуллин Айдар белән Шәйхелисламов Радикның беренче тренеры Дамир абыйлары булды. 

Ә Мостафин Зөфәрне татарча көрәш алымнарына Садыкау авылы егете Яһудин Закир Сәлам улы өйрәтте. Ул Әлмәттә физкультура техникумын тәмамлап, Шәрбән мәктәбендә физкультура дәресләре укытты. Ел саен Сабан туйларында көрәшләрдә катнашты. Аннан соң Түбән Кама шәһәрендә гер спорты буенча тренер булып эшләде.   

 Менә авылларда янәдән Сабан туйлары башлана. Татарча көрәшне яратып, сагынып көтеп алучыларга исәнлек-саулык, уңышлар, җиңүләр телим. 

Шәүкәт Галимов,  

Шәрбән авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев