Шикле сыйфатлы казылык сәүдә киштәләреннән алынган
Аксубай кибетләренә китерелгән шикле ит продукциясе район ветеринария хезмәте тарафыннан тартып алынган һәм утильләштерелгән.
Республика ветеринария лабораториясендә һәм Татарстан сынау лабораториясе ЦНМВЛ ФГБУда ит продукциясе пробаларын тикшерү нәтиҗәләре буенча, Чуашстан Республикасының «Приволжские колбасы» Ит эшкәртү предприятиесе» ҖЧҖ һәм Мордовия Республикасының « Атяшевский » МПК» ҖЧҖ җитештергән казылык эшләнмәләрендә дуңгызларның африка чумасы вирусының булуы расланган дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе прессхезмәте.
«Меркурий» системасы әлеге предприятиеләрдән казылык эшләнмәләренең, шул исәптән безнең районга да китерелүен күзәтү мөмкинлеге бирде.
Ветеринария хезмәте вәкилләре әлеге җитештерүчеләрнең продукциясен сәүдә киштәләреннән алган һәм яндыру юлы белән юк иткән. Товар шулай ук республиканың кайбер шәһәрләре һәм районнары сәүдә челтәрләреннән дә алынган.
– Сыйфатны контрольдә тоту максатларыннан, ветеринария хезмәте республика территориясенә кертелә торган дуңгызчылык һәм кошчылык продукциясенең куркынычсызлыгы сыйфатына мониторинг үткәрә һәм ныклы контроль алып бара, – дип билгеләп үтте район ветберләшмә җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Африка дуңгыз чумасы аеруча куркыныч авыру, хайваннарны әлеге чирдән саклау өчен барлык чараларны күрергә кирәк. Мондый хәлләрдә йорт хуҗаларына дуңгызчылык продукциясе калдыкларының дуңгызлар азыгына эләгүенә юл куймаска киңәш итәбез. Африка дуңгыз чумасы учаклары барлыкка килгәндә, территориягә 6 айга катгый карантин чикләүләре кертелә һәм вирус барлыкка килгән урыннан 5-20 километр радиуста дуңгызларны юк итү чаралары үткәрелә. Ветеринария үзәге ФГБУ мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә йорт дуңгызлары арасында африка дуңгызлар чумасы буенча карантин режимында Россиянең төрле төбәкләрендә нибары 47 авыру учагы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев