Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Шигърият – күңел музыкасы

21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Бу көнне район үзәк китапханәсендә шигърият көненә багышланган “Шигърият - күңел музыкасы...“ дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

Анда шигырь укырга яратучы кешеләр катнашты. Кунакларга юбиляр шагыйрьләрнең иҗат һәм тормыш юлларында бик билгеле булмаган вакыйгалар сүрәтләнгән  мультимедиа презентациясен тәкъдим иттеләр. Чарада катнашучылар шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында яңа сәхифәләр ачтылар, аларның әсәрләренә чын күңелдән сокландылар.

Бөек рус шагыйрләре Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Анна Ахматова, Юлия Друнина, Булат Окуджава – искиткеч талантлы, шул ук вакытта язмышның барлык авырлыкларын җиңеп чыгарга  сәләтле шәхесләр булган.  

Кичә ахырында тәкъдим ителгән авторларның иҗаты буенча сорау-җавап үткәрелде һәм, әлбәттә инде, тирән мәгънәле шигырьләр дә яңгырады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев