Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Шау-шулы Яңа ел: имгәнүләрсез һәм штрафларсыз

Яңа ел бәйрәм безнең күңелләрдә мандариннар, мул табын белән генә түгел, шулай ук шау-шулы, көлтә-көлтә төрле төсле утлар, петардалар һәм бенгаль утлары белән дә истә кала.

Пиротехника – яңа ел алды һәм бәйрәм көннәрендә яхшы табыш, чөнки кешеләр барысы да матур, истә калырлык булсын диеп акчаларын җилгә очырырга әзер.

Менә шуның өчен аларны товарга сертификатлары да булмаган сәүдә нокталарыннан, кибетләрдән табуы бик җиңел. Петардаларны урамда хәтта балалар да шартлата. Моңа бәйле сатучыларны нинди җәза көтә һәм бәйрәмнәрдә күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен нәрсә эшләргә – белгечләргә сүз бирәбез:

Руслан Ибляминов, районның янгын-коткару сагы гарнизоны җитәкчесе вазифаларын башкаручы:

– Массакүләм каникуллар һәм озак вакытлы бәйрәмнәр чорында янгын иминлеге таләпләре катгыйлана. 2018 елның 20 декабреннән 2019 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан территориясендә аерым янгын иминлеге режимы кертелә. Рөхсәт ителмәгән урыннарда салютлар атырга ярамый, сак булырга һәм көнкүрештә иң гади янгын иминлеге кагыйдәләрен бозмаска киңәш итәбез.

Без сәүдә нокталарында, массакүләм чаралар уздырылган урыннарда янгын иминлегенә бәйле планнан тыш рейдлар үткәрәбез. Пиротехника сату һәм куллану – аерым күзәтү астында. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына пиротехника куллану өчен махсус мәйданчыклар булдыру киңәш ителә. Бу мәйданчыкларда, кирәк булган очракта, ашыгыч хезмәтләрнең кизү торуын күздә тоту сорала.

Рөстәм Гафиятов, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе:

– Куркыныч янауны киметү өчен, пиротехниканы бары тик махсус кибетләрдән генә сатып алу киңәш ителә. Сатып алганчы сатучыдан әлеге продукциягә сертификат сорап алу кирәк.

Әгәр юк икән, сатып алудан баш тарту яхшырак. Пиротехниканы базардан, урамда  сатучылардан һич кенә дә сатып алмаска. Пиротехниканы сатып алганда, беренче чиратта, төргәгенең бөтенлегенә, куллану буенча инструкциясе булуына, шулай ук җитештерү датасына һәм яраклылык срогына игътибар итәргә. Әгәр

Яңа елга кадәр сез пиротехниканы кулланырга планлаштырмасагыз, аларны коры, имин һәм балалар кулы тимәслек һәм җылыткыч җиһазлардан ераграк урында сакларга кирәк.

Идеал Ибраһимов, җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары:

– Мөмкинлектән чыгып, кешеләр күп җыелган җәмәгать урыннарында пиротехник әйберләрне кулланудан тыелып торырга, балалар имгәнүенә һәм янгыннарга юл куймас өчен балигъ булмаганнарның пиротехниканы куллануны чикләргә. Шуны истә тоту мөһим, моңа охшаш товарларны 16 яше тулмаганнарга сату тыела.

Бернинди очракта да исерек килеш пиротехниканы кулланырга ярамый –  гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы арта. Пиротехника белән “астан“ сату гамәле өчен штраф яный. Бу янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу дип санала һәм моның өчен кисәтү яки гражданнарга 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, урындагы затларга – 6 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, юридик зат белеменнән башка эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барган затларга – 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 150 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф яный. 

Александр Большаков, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе:

– Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты пиротехниканы куллану урынын билгеләде – район Сабан туе территориясе. Салютлар,петардалар, Яңа ел фейерверкларын ату – куркыныч шөгыль, алар 100 метр биеклеккә күтәрелеп 20 метрга якын арага тарала ала.

Бер минутлык шатлык өчен үзегезнең һәм күршеләрегезнең йортын куркыныч астына куярга кирәк түгел. Аксубай чигенә чыгып, анда салютлар ату, Яңа ел бәйрәмнәрен штрафлар һәм гадәттән тыш хәлләр белән күңелсезләндерүгә караганда күпкә иминрәк,

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев