Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Шау-шулы күршеләргә 50 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим иттеләр

Торак кодексын тулыландыра торган закон проекты кертеләчәк.

Күпфатирлы йорттагы тынлыкны бозган өчен, 50 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Дәүләт Думасының Иминлек һәм Коррупциягә каршы комитет әгъзасы Анатолий Выборный «Парламентская газета»га биргән интервьюсында шул хакта сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Билгеле булганча, көзге сессиядә парламентның түбәнге палатасы Торак кодексын тулыландыра торган закон проектын караячак. Аның буенча күп фатирлы йортларда торак һәм торак булмаган йорт хуҗалары берничә кагыйдәне, шул исәптән төнге тынлыкны саклауны, үтәргә тиеш була.

Депутат әйтүенчә, шау-шулы күршеләргә 3-10 мең сум штраф салырга кирәк, шулай ук 50 мең сумга кадәр сумма да тәкъдим ителә.

«Минемчә, федераль дәрәҗәдә штрафны 3-10 мең сумга кадәр билгеләргә мөмкин. Ләкин кайбер белгечләр фикеренчә, бу чик 50 мең сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хокук саклау органнары хезмәткәрләре конкрет ситуациягә карап эш итә алсын өчен кирәк», — дип аңлатты Выборный.

Ул төбәкләр үзләренең тынлык вакытын җирле характеристикаларга, шул исәптән төнге вакыт башлануга карап билгеләячәкләрен өстәде. Шулай ук, депутат билгеләп үткәнчә, федерациянең һәр субъектында хокук бозуларны тикшерә торган, тиешле экспертизалар һәм тикшерүләр үткәрә торган бүлекчәләр булуы ихтимал.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев