Шахматчы истәлегенә турнир
2 нче номерлы Аксубай урта мәктәбе базасында ТРның танылган физик культура хезмәткәре Валерий Горбунов истәлегенә шахмат буенча ачык турнир уздырылды.
Биш ел элек арабыздан вакытсыз китсә дә, ул башлаган эшләр бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Турнирда катнашучыларның саны елдан-ел арта, географиясе киңәя бара. Катнашучылар арасында мәктәп укучыларыннан алып ветераннарга кадәр яшь аралыгындагы кешеләр бар. Бу юлы да биш районнан шахмат яратучы вәкилләр килгәннәр иде. Турнир җылы атмосферада үтте.
Ярыш булган җирдә, әлбәттә инде, җиңүчеләр дә була. Ир-атлар арасында аксубайлы Тимур Магизов өченче урынны алды. 2001-2003 нче елгы уенчылар арасында киеренке көрәш барды. Бу уенда безнең Максим Борисов беркемгә дә беренчелекне алуга өмет калдырмады. Аксубай командасыннан Данила Маклаков, күрше Чирмешән районы егетеннән азга гына калышып, өченче урынны яулады. Кызлар арасындагы шул яшьтәге шахматчылар арасында Юлия Муртазина төп призга лаек булды.
Турнир кысаларында шашка уеннары да үтте. Иң яхшы нәтиҗәләргә аксубай шашкачылары Алия Төхвәтуллина, Эльвира Әхмәтҗанова, Юлия Борисова иреште.
Әтисе истәлегенә ярышны оештыручы Геннадий Горбунов көрәш нәтиҗәләренә йомгак ясап, уенда катнашучыларга рәхмәтен белдереп, бүләкләр тапшырды.
Турнирны оештыруда мәктәп директоры Энҗе Туктарова, спорт һәм яшьләр эше бүлеге зур ярдәм күрсәтте. Геннадий Валерьевич шулай ук әтисенең элеккеге коллегасы Рамил Мингуловка иганә ярдәме күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде.
Бүләкләү тантанасы шатлыклы авзларга күмелде. Призлы урыннарны алучыларга Грамоталар, медальләр, җиңүчеләргә кубок тапшырылды.
Фотолар шахмат клубы архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев