Сессиядә район бюджеты турында фикер алыштылар
Район Советының ХХV утырышы узды. Утырыш эше район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан» РИХ Югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамиль Яһудин катнашында узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына район бюджеты турында;
2. «Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларга, контроль-хисап органы рәисенә, Аксубай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәренә, айлык башка өстәмә түләүләргә һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибенә үзгәрешләр кертү турында» район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында;
3. Район Уставына үзгәрешләр кертү турында;
4. Генераль планны әзерләү кирәклеге булмау турында карар кабул ителгән авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан торак пунктлар чикләре турында белешмәләр өстәү өлешендә районны территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү турында.
Утырыш ахырында Аксубай районының Мактаулы гражданнары таныклыклары тапшырылды һәм тармакларның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев